Курсалар да тәмамлады

2021 елның 6 августы, җомга

5 августка район хуҗалыкларында игеннәрнең 54 процентка якыны (31144 гектар) суктырып алынды. Әлегә бер гектардан уртача уңыш – 16,4 центнер.

“Казанка” хуҗалыгыннан соң “Курса МТСы” ширкәте дә игеннәрне урып-җыюны төгәлләде. Уртача уңыш – 20,4 центнер. “Северный”, “Кишет”, “Кырлай”, “Тукай” ширкәтләрендә дә шул чама чыга.

Көннәр коры торгач ашлыкны киптереп артык чыгымнар тотасы юк, дымлылык 12 процентка кадәр калган, туры амбарларга салып та була. Әмма быел тулы кыйммәтле орлыклар салу проблемасы бар. “Һәр елны орлыкларның күчмә фондын булдыру турында сөйләшәбез, әмма бик тыңлап бетермиләр”, – ди Россия авыл хуҗалыгы үзәге бүлеге җитәкчесе Рүзәл Мортазин.

Быелгы бөртекләр вак, “ябык”. Арышның гына түгел, сабан культуралары орлыкларының да күчмә фонды булган хуҗалыклар быел аеруча отачак.

Район буенча күчмә фонд өчен барысы 3443 тонна арыш салынырга тиеш. Шуның 1478 тоннасы салынган. “Курса МТСы” ширкәте 180 тонна урынына 400 тонна салып куйган. “Яңарыш” ширкәтендә 233 тонна салып планны үтәгәннәр. “Тукай”, “Аю”, “Ташкичү” ширкәтләрендә дә план үтәлгән. Ун хуҗалыкта бөтенләй салынмаган килеш. Ә арыш урагы тәмамланып килә.

Быел һәр бөртек аеруча кадерле булырга тиеш иде кебек. Әмма юл кырыйларында гәрәбәдәй бөртекләр чәчелеп калганын күргәч, фикер үзгәрә. Ашлык ташучы машиналарның кузовларын каплап йөрсәләр мондый хәл булмас иде.

2010 елгы корылыктан соң саламның да кадере артты. Комбайннар артыннан ук төргәкләп, эскертләргә өеп баралар. Алдагы елларның ничек киләсен белеп булмый. “Курса МТСы” ширкәте – 2300, “Кырлай” – 1495, “Яңарыш” ширкәте 1340 тонна саламны төргәкләп сакларга куйган инде.

Район буенча бер шартлы терлеккә 14 центнердан артык азык берәмлеге әзерләнде. “Ташкичү”дә –  21, “Аю”да 20 центнер.

Барысы 70142 гектарда туфрак эшкәртәсе бар. “Курса МТСы” ширкәтендә 48 процент мәйданда туфрак эшкәртелде инде. “Яңарыш”, “Казанка”да – 22, “Ашыт”та 19 процент.

Бүгенге көндә иң мөһиме – игеннәрне җыйнап алу. Әле шактый мәйданнарны суктырасы бар. Комбайнчылар иртә таңнан басуда. Алар өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган, кайсы хуҗалыкка барсаң да моң-зар ишетмәссең.

4 августта район башлыгы Илшат Нуриев, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов игеннәрне урып-җыю барган басуларда булдылар. Район башлыгы “Кырлай” ширкәте комбайнчысы Илшат Нәфыйковка, “Ашытбаш” ширкәте комбайнчысы Зөлкәрәм Хәбибуллинга Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International