Оешмаларда коррупцияне кисәтү буенча нинди чаралар күрелергә тиеш?

2021 елның 6 августы, җомга

«Коррупциягә каршы көрәш турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законның 13.3 статьясы  нигезендә оешма коррупцияне кисәтү буенча чаралар эшләргә  һәм үтәргә тиеш.

Закон чыгаручы тарафыннан шундый чараларның якынча исемлеге билгеләнгән: коррупциячел һәм башка хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы бүлекчәләр яисә вазыйфаи затларны билгеләү, оешманың хокук саклау органнары белән хезмәттәшлеге, оешманың эшчәнлеген  законнар нигезендә башкару буенча стандартлар, оешма хезмәткәрләренең этика һәм хезмәт тәртибе кодексын кабул итү, мәнфәгатьләр каршылыгын булдырмау һәм җайга салу, рәсми булмаган хисап төзү һәм ялган документлар куллануга  каршы юнәлдерелгән процедуралар эшләү һәм гамәлгә кертү.

Конкрет оешманың коррупциягә каршы сәясәте аның эш профиле, җитештерү тармагы һәм   эшчәнлек алып бару шартларының башка үзенчәлекләре белән билгеләнә.

 

06.08.2021

Арча районы прокуроры ярдәмчесе,

1 класслы юрист                                                                    Д. А. Низамов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International