Эшсезлек буенча пособиене законсыз алган өчен җинаять җаваплылыгы

2021 елның 6 августы, җомга

Соңгы вакытта социаль түләүләр өлкәсендә мошенниклык очраклары ешайды. Социаль түләүләр өлкәсе киңәйтелә, түләүләр суммасы арта,  алар белән бергә - кулга чиста булмаган гражданнарның кызыксынуы да арта.

Россия Федерациясе Җинаять кодексының 159.2 статьясы түләүләр алганда, ягъни пособиеләр, компенсацияләр, субсидияләр һәм башка социаль түләүләр алганда акча яки башка мөлкәт урлаган өчен җаваплылыкны регламентлый.

Законсыз рәвештә түләүләр алган өчен генә түгел, дәүләт хисабына күрсәтелә торган хезмәтләр өчен дә җаваплылык каралган. Сүз федераль, төбәк, муниципаль бюджетларга, бюджеттан тыш дәүләт фондларына, Пенсия фонды, Социаль иминият фонды һәм мәҗбүри медицина иминияте фондына зыян китерү турында бара. "Законсыз рәвештә түләү алу" ни дигән сүз? Бу алдау юлы белән алынган түләү, мәсәлән, социаль түләүгә хокук бирә торган хәлләр турында белә торып ялган һәм дөрес булмаган мәгълүматлар тапшыру аша.

Социаль түләүләргә эшсезлек буенча пособие, туклануга компенсацияләр, торак сатып алу яки төзү, торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидияләр, ана капиталы акчалары, шулай ук дарулар, техник тернәкләндерү чаралары (протезлар, инвалид коляскалары һ.б.), махсус транспорт, юлламалар, азык-төлек керә.

Картлык, инвалидлык яки туендыручысын югалту буенча иминият пенсиясен, дәүләт хезмәткәрләренә (шул исәптән хәрби хезмәткәрләргә, полицейскийларга һ.б.) түләнә торган социаль пенсияне законсыз алу шулай ук РФ ҖК 159.2 статьясы буенча җинаять җаваплылыгына тартыла.

Әйтик, эшсез дип танылган зат эшкә урнашканнан соң бу турыда Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә хәбәр итмәгән һәм эшсезлек буенча пособие алуны  дәвам иткән өчен РФ ҖК 159.2 ст. 1 өлеше буенча җинаять җаваплылыгына тартылырга тиеш.

Законны белмәү җаваплылыктан азат итми.

Гражданнар тарафыннан эшкә урнашу  фактын яшерү, дөрес булмаган мәгълүмат бирү юлы белән эшсезлек буенча пособие алу түбәндәге җаваплылыкка китерә:

- гражданнардан эшсезлек буенча законсыз алынган пособие һәм чит акчалардан файдаланган өчен процентларны түләттерү (РФ Граждан кодексының  395, 1102 ст.);

- РФ Җинаять кодексының 159.2 ст. буенча җинаять җаваплылыгы.

РФ Җинаять кодексының 159.2 ст. 1 өлеше санкциясе 2 елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота.

 

06.08.2021

Арча районы прокуроры ярдәмчесе

1 класслы юрист                                                                                 Д. А. Низамов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International