Җәйге айлар безгә витаминнар, микроэлементларга һәм башка файдалы матдәләргә бай булган бик күп җиләк-җимеш һәм яшелчә бүләк итә.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тәкъдимнәре буенча, йөрәк, яман шеш авыруларын, диабет һәм симерүне профилактикалау өчен көнгә яңа яки пешерелгән (бәрәңге һәм шундый ук крахмаллы тамырлардан тыш) 400 гр җиләк-җимеш һәм яшелчә ашарга кирәк.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җәйге чорда җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне сайлау буенча рекомендацияләр бирә:
- сезонлы яшелчә һәм җиләк-җимеш сатып алыгыз;
- рөхсәтсез сәүдә нокталарында, юл буйларында, стихияле базарларда азык-төлек сатып алырга ярамый. Мондый продукцияне куллану сәламәтлеккә зыян китерүгә, йогышлы авырулар барлыкка китерергә мөмкин;
- продукция сатып алганда, сәүдә ноктасының санитар-техник һәм гигиена торышына, персоналның шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәүгә (кул югыч, сабын, дезинфекция чаралары, сөлгеләр), шулай ук санитар киемнең тулы комплекты булуга игътибар итегез;
- продукциянең куркынычсызлыгына инаныгыз, кулланучы сатучыдан товарның һәр атамасы буенча туры килү-килмәүне мәҗбүри раслау турында белешмә (ярашлылык сертификаты яисә декларация турындагы белешмәләрне, документны биргән органның номерын һәм гамәлдә булу вакытын күрсәтеп), товар-озату документы белән таныштыруны таләп итәргә хокуклы;
- товар турында, шул исәптән азык-төлек продукциясе җитештерүченең исеме һәм урыны турында кирәкле мәгълүматны үз эченә алган куллану яки транспорт төргәген маркировкалауда күрсәтелгән мәгълүмат белән танышыгыз. Җиләк-җимеш продукциясен маркировкалау аңлаешлы, җиңел укылышлы, дөрес һәм кулланучыларны ялгыштырырга тиеш түгел;
- черегән, бозылган яшелчә һәм җиләк-җимешне сатып алырга кирәкми, аларда механик зарарлану, гөмбә һәм бактериаль авырулар, физиологик процесслар очрый. Мондый продукцияне куллану сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин;
- кулланыр алдыннан җиләк-җимеш продукциясен, һичшиксез, агып торган су астында, кирәк булганда кайнар су белән җентекләп юарга кирәк.
Шәхси һәм җәмәгать гигиенасының гади нормаларын үтәмәгәндә, шулай ук җиләк-җимеш, яшелчә һәм яшел тәмләткечләрне дөрес юмаганда, эчәк инфекцияләре һәм кайбер гельминтозлар белән зарарланырга мөмкин, чөнки аларда туфрактан җиләк-җимеш һәм яфракларга эләккән зарарлы микроблар һәм гельминт йомыркалары калырга, шулай ук үсеш процессында химикатлар белән эшкәртелгән булырга мөмкин.
Җәйге чорда җиләк-җимеш һәм яшелчә сайлаганда игътибарлы булыгыз.
Киңәшләрне үтәп, сез үзегезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлеген саклаячаксыз. Сәламәт булыгыз һәм куркыныч тудырмый торган азык-төлек белән тукланыгыз!