Арча районы прокуратурасы Түбән Мәтәскә, Ашытбаш, Иске Ашыт, Казанбаш, Лесхоз, Яңа Кенәр, Шурабаш авылларында урнашкан мәдәният объектларында террорчылыкка каршы законнарның үтәлешен тикшерде. Аларда 2017 елның 11 февралендәге 176 номерлы РФ Хөкүмәте карары белән расланган мәдәният өлкәсе объектларының (территорияләр) террорчылыктан саклануга карата таләпләрнең 23 нче пунктын бозу ачыкланды: автомат янгын сигнализациясе бөтенләй юк яки ул төзек түгел. Моннан тыш, Яңа Кенәр һәм Лесхоз мәдәният йортларында террорчылык янавы туган очракта башкарылырга тиешле эш-гамәлләр турында мәгълүмат тупланган күргәзмә әсбаплар юк.
Бәян ителгәннәрдән чыгып, район прокуратурасы Арча муниципаль районы башкарма комитетлары җитәкчеләренә федераль закон бозуларны бетерү һәм гаепле вазифаи затларны дисциплинар җаваплылыкка тарту турында 4 күрсәтмә бирде. Күрсәтмәләр карап тикшерү стадиясендә.
Район прокуроры урынбасары,
юстиция киңәшчесе Р. Р. Газизов