2021 елның 12-16 сентябрендә Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районындагы «Йолдызлы» лагереның укыту һәм сәламәтләндерү үзәгендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов һәм яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык ярдәме белән «Кайтам» бөтенроссия проектын (алга таба – Проект) уздыру планлаштырыла.
Проект яшь белгечләрне Татарстан Республикасының заманча авыл территорияләре чынбарлыгына җайлаштыруның локаль программаларын эшләүгә һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендәге инновацион проектларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Проектта катнашучылар, тармакның нәтиҗәлелеген арттыруга, һөнәри эшчәнлектә яңа чишелешләр һәм алымнар эшләүгә ярдәм итеп, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренең мәсьәләләрен хәл итә.
Проектны оештыручыларның элемтә өчен җаваплы заты: «Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе» рәисе Шувалова Д. Д. тел. +7 (843) 221-75-97, электрон почта адресы: amo-rt@mail.ru.