Утка каршы – лейка белән...

2021 елның 23 августы, дүшәмбе

Бер якшәмбедә бөтен гаиләбез (оныклар, кияүләр белән 14 без хәзер), туганнар белән Каенсар ягына ял итәргә барган идек. Искиткеч матур бит безнең туган ягыбыз! Ул оныклар рәхәтләнде су коенып!

Күпме тәэсирләр алып, көч туплап кайттык. Әмма телефон гына тотмый бу якта. Каенсар урманының бер кварталында компас та эшләми, угы гел әйләнеп утыра. Телефон вышка булмаганга тотмыйдыр инде. Компас белән булган хикмәтне аңлата алучы юк әле.

Кире кайтканда Арчаның Шәрык бистәсе ягында күтәрелгән кара төтенне күргәч эчкә шом керде. Нәрсәдер ачыклыйсы булса мин гадәттә күршебез Наил Нурулловичка шалтыратам (телефон тота торган зонага кергән идек инде). Башта ул телефонын алмады (бу вакытта ул чиләк белән су ташып янгын сүндереп йөргән икән). Бераздан: “Күрше урамда мунча, сарай яна”, – дип шалтыратты. Бу урам безгә елга аша гына.

Кайтып җиткәнче күзләр гел шул төтендә булды. Кап-кара төтен, ялкыны да көчле. Җил көчәеп алганда янгын тагын да куркынычрак булып күренә. Ул тирәдәге урамнардагы машина! ЮХИДИ, полиция хезмәткәрләре хәрәкәтне көйләргә мәҗбүр.

Кайтып туктауга лейка күтәреп кызу-кызу барган күрше хатыннар очрады. Ничектер сәер булып китте, шундый утны лейка белән сүндереп буламы инде! “Янгын үрләмәсен дип елгадагы үләнгә сибәбез”, – диләр болар. Бактың исә, чиләк белән су ташучылар да җитәрлек икән. Бик уңайсыз урам бу, бер яклы, тар, анда җиңел машина белән борылуы да кыен. Янгын сүндерү машиналары тиз килеп җитте, диделәр, бу урамда яшәүчеләр аларга рәхмәт укый. Шул ук вакытта кешеләрнең бердәмлегенә, ярдәмчел булуына сокланырлык. Түбәләргә менеп, әнә шул чиләк белән ташыган суларны да сибеп утка артык җәелергә ирек бирмәделәр.

Арчада яши башлагач булган бер янгын вакытында халыкның битарафлыгын күреп шаккаткан идем. Мондый очракларда бөтен авыл аякка басканын күреп үскән кешеләр бит без. Төнлә күрше йортта чыккан янгында ярдәмгә ташланып шунда янып үлгән Казанка авылы егете әле дә күз алдында.

Ә теге очракта бер зур йорт янды. Шулай ук шактый кеше җыелган иде. Тик берсе дә чиләк тә, көрәк тә күтәрмәгән. “Тегеләре дә янса ярар иде”, – дип пышылдашулары шактый сәер тоелды. Әле ул елларда гади халык белән түрәләр арасындагы упкын алай тирән түгел иде...

Элегрәк авылларда һәр йортның капкасына я көрәк, я лом, я балта сүрәте куелган була иде. Янгын-мазар булганда бу йортта яшәүче шул коралны алып килергә тиеш.

Һәр авылда янгын депосы бар иде. Анда ат арбасына яисә чанасына (сезонга карап) көйләнгән насос әзер тора. Әлеге насосны ике кеше ике яктан кул белән басып эшләтә.

Элемтәләр начар вакыт, шуңа күрә авылның иң биек урынына биек каланча ясап куелган. Каравылчы ара-тирә шунда менеп тирә-юньне карап төшә. Каланчадан авыл үзе генә түгел, күрше авыллар да яхшы күренә.

 

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International