Ә нинди тренер иде ул!

2021 елның 23 августы, дүшәмбе

Бу истәлекле вакыйга Физкультурачылар көнендә (14 август) булды.

Җәүдәт Абдулла улы Хәсәнов хөрмәтенә “Арча” спорт комплексы диварына истәлек тактасы эленде.

Татарстанның физик культура һәм спорт отличнигы, Арчаның күренекле тренеры, музыка белгече, педагог, 1972 елдан башлап СССР, РСФСР Мәгариф министрлыгы Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән, Арча чемпионнары данын еракка җибәргән шәхес ул. Район башлыгы Илшат Нуриев, гаиләсе, туганнары, хезмәттәшләре, укучылары – бар да бик тыйнак, тырыш, яхшы кеше иде, ул мондый хөрмәткә лаек, дип сөйләделәр.

 Җәүдәт Абдуллович 2019 елның 30 октябрендә тренировкадан чыккач, 72нче яшендә вафат булды. Кызы Евгения Плотникова: “Эшен бик яратты. Әмма соңгы вакытта бик арган иде инде...”, – дип дулкынланып сөйләде. “Ул бәлки бакыйлыкка йөрәк эшчәнлеге җитмәүдән киткәндер, ә мин әйтер идем, киресенчә, аның олы йөрәге зур колач белән кирәгеннән артык эшләде...”, – диде күз яшьләрен эчкә йотып, элеккеге хезмәттәше, гаилә дусты Илһамия Абдуллина.

“Җиңеп кайттык!” – дип, редакциягә балалар белән елмаеп килеп керер иде. Заманында Арча педагогика көллиятен җитәкләгән Илдус Сәгъдиев: “Миңа Арчада Хәсәновлар гаиләсе белән бергә эшләү, аралашып яшәү бәхете тәтеде, – дип сөйләде. – Җәүдәт Абдуллович музыкадан, физкультурадан, хатыны Екатерина Андреевна чит телләрдән укытты. Тәтештә туып-үскән Җәүдәт Абдуллович 1970 елда Арчага эшкә кайтты. 1970 елга кадәр Арчада көчле баскетбол командасы булгандыр, дип әйтә алмыйм. Арчаны ул Татарстанга, Россиягә танытты!”

Евгения Плотникова әтисенең тормыш юлын сөйләде: “Татарстанда урта һөнәри уку йортлары арасындагы ярышларда Җәүдәт Абдулловичның кызлар командасы чемпион булды! Россия күләмендәге ярышларда Арча кайда ул дип исләре китә торган булган. 1982 елда Россия чемпионы булдылар. 1991 елда Арчаның 1нче мәктәбенә директор итеп билгеләделәр. Бер үк вакытта физкультурадан укытты. Укытучылар, балалар физкультура дәресенә бигрәк тә яратып йөриләр, дип сөйләшәләр. 2011 елның 1 февраленнән спорт мәктәбендә эшли башлый. Командалар белән хәтта халыкара турнирларда катнашып, үзләрен белгерткән баскетболчылар алар. Таләпчән педагог булды. Балаларны яратты. Үзен аямыйча эшләде...”

39 ел элек Арча педучилищесын тәмамлаган Ольга Логина: “Мин Арчага Кукмарадан килеп укыдым. Бүген Казанда яшим, – дип сөйләде. – Физкультураның беренче дәресен яхшы хәтерлим. Барыбыз да бастык, дип әмер бирде ул безгә. Һәм кулы белән “син, син, син!” дип төртеп күрсәтеп, баскетбол секциясенә чакырды. Беренче дәрестән соң, юк, мин башка тренировкага килмим, дидем. Соңгы курстагылар, йөр, бик әйбәт кеше ул, дип үгетләделәр. Без баскетбол командасы белән бөтен дөньяны гиздек. Ә күпме җиңүләр ләззәтен татыдык! Бүген дә гаиләсе белән элемтәдә торабыз”.

Җәүдәт Абдуллович Яңа Кырлай мәктәбен, Г.Тукай музеен да җитәкли.

Ахырдан район башлыгы Илшат Нуриев районның спорт тормышына өлеш керткән тырыш, уңышка ирешкән физкультура укытучыларын, тренерларны котлады, бүләкләр тапшырды.

...“Арча” спорт комплексына керү ишеге янында югарыдан Җәүдәт Абдуллович уйчан гына елмаеп карап тора. Ул  тренерларны, балаларны яңа җиңүләргә өнди. Ә эчтә спорт залында күргәзмә эшләнгән. Җәүдәт Абдуллович тренерлык иткән иң яшь кызлар командасын бүген Илсур Фәсхетдинов җитәкли. Ветеранның эшен дәвам итүчеләргә уңышлар телибез!

 

Румия Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International