Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
19 май – Татарстанда матбугат көне
2013 елның 17 мае, җомга
19 май – Татарстанда матбугат көне
Мәкаләне үзебезнең һөнәри бәйрәмебез уңаеннан газетабызга даими язучы хәбәрчеләребезгә рәхмәт әйтеп, сәламәтлек, уңышлар юллаудан башлыйм.
Редакциягә шәһәр, авылларыбыздан хәбәрләр килеп торуы ул матбугатка заман сулышы бирә, аны җанландырып җибәрә, эчтәлеген кызыклырак итә. Һәр атна саен газетабызда “Сезнең хатлар” дигән сәхифә урын ала. Хәбәрче, вакыт табып, зур тырышлыклар куеп язылган мәкаләсен редакциягә юллагач, аның газета битләрендә дөнья күрүен дә тели. Табигый хәл. Һәркемнең язмасы үзенә кадерле булуын бик яхшы аңлыйбыз, чөнки ул йөрәктә, күңел түрендә туган иҗат җимеше, шуңа күрә дә без аларны газетада урнаштырырга тырышабыз.
Бүген газета укучыларыбыздан 300 хат килде. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда ике тапкырга күбрәк. Балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләр активлашты, үзләрендә булып үткән чаралар турында башкаларга да сөйлиселәре килә. Хуплыйбыз. Без алардан бала тәрбияләү буенча файдалы киңәшләр дә көтәбез. Укытучылар да мәктәпләрдә үткән чаралар турында күбрәк язалар. Тормышның алгы сызыгында баручы укымышлы педагогларның уйландырырлык мәкаләләр язарга кулларыннан килә. Андый язмалар күбрәк булсын иде.
Арчада яшәүче ветеран укытучыбыз Венера Нуриева әйтәсе килгән сүзләрен уйлап йөри–йөри дә, көннәрдән бер көнне күләмле мәкаләсен редакция өстәленә китереп сала. Өлкән педагогның, чыннан да, газета аша башкаларга әйтәсе килгән сүзе, фикере була. Ул бер язмасында заманында мәктәптә укыткан өлкән педагогларның кадерен белергә чакырса, икенче мәкаләсендә педагог хезмәтенә тугры булган укытучылар алдында, алар хөрмәтенә һәйкәл төзегән район җитәкчелеге, осталар алдында баш ия.
Арчада яшәүче Роза Шәйхетдинова күбрәк шигырьләр яза. “Минем кичерешләрем шигырьләремдә”,— ди ул. Әле менә яңа гына 9 майда туган уй–фикерләре белән уртаклашты, йөрәккә үтәрлек итеп үзенең үткәннәре, балачагы турында сөйләде. “Әти сугышка киткәндә мин 6 айлык кына булып калганмын,— диде ул.— И–и, әти мине сугышка китәр алдыннан кулына ала да сөя, кулына ала да сөя икән. Кайта алмам инде, сугышны бик каты, дип әйтәләр, бәлки, кызым, синең бәхеткә әйләнеп тә кайтырмын, дип өзгәләнгән. Кайта алмады... Бер тапкыр да әти сүзен әйтә алмадым... Әтиле балаларга кызыгып яшәдем. Сугышның ачысы тулысы белән безгә дә кагылды. 9 май ул безнеке дә, әтисез калган ятимнәрнеке дә...” Бары тик безнең хәбәрчеләр генә әйтә алырлык тирән мәгънәле сүзләр.
Шура авылыннан Рә-шидә Рәхимова шулай ук тынгысыз кеше. Үзен борчыган мәсьәләләрне ул шигырь юлларына сала. Һәм аның шигырьләре бик мәгънәле, гыйбрәтле килеп чыга.
Кич белән урамга чыгып,
Колак салып тыңла әле.
Тып–тын хәзеравыл урамнары,
Кая китте тальян моңнары?
Хафалана ветеран. Яшьләрне ул тальян моңын бетермәскә өнди.
Арчада яшәүче Наҗия Саттарова безнең даими хәбәрчебез. Ул бер килүендә бер кочак шигырләрен алып килсә, икенче килүендә проза әсәрләрен тәкъдим итә. Күптән түгел Казаннан бер төркем иҗат кешеләренең кунакка кайтуын, үзләре белән зур кәстрүл, базардан тавык алып кайтып төшүләрен кызыклы итеп сөйләгән иде. Наҗия апа өендә, тавык шулпасы пешереп, бергәләшеп күңелле иҗат көне үткәрәләр. Наҗия апаның үзенә генә хас язу стиле бар. Язучыларга хас стиль бу. Без аның республика нәшриятында басылган яңадан-яңа китапларын күрербез әле.
Минһаҗ Кашапов та безнең даими кунагыбыз. Ул редакциягә буш кул белән килмәс. Һәрчак үзе белән шигырьләре, бәйрәм уңаеннан язган иҗаты булыр.
Арчадан Факия Шәрәфетдинова Г.Тукай язмышы белән бәйле авыл— Яңа Кырлайда туып-үсүе белән горурлана. Ел да Тукайга, туган авылына багышлап шигырь язмый калмый.
Бар минем үлемсез
Тукайлы Кырлаем.
Шуңадыр, шатланып,
Сөенеп туя алмыйм.
Яңа Кенәрдән Рифат Габидуллин, Марат Абдуллин авыл кешеләре, кызыклы хатирәләр турында язарга яраталар. Алар иҗаты кабатланмас, үзләренә генә хас, укыла торган. Шушы ук авылдан Рәмзия Вәлиуллина шалтырата бер көнне: “Арчабыз бик нык үзгәрде. Беркөнне улым компьютердан бик матур төнге шәһәрне күрсәтә. Нинди гүзәл шәһәр бу, дип сокланып карадым. Арчабыз булып чыкты ул! Шул уңай үзгәрешләр турында мәкалә язам әле”. Рәмзия апа, зинһар өчен языгыз, сез заманында матбугатка яза идегез, сездән хатлар көтәбез!
Шөкер, Орнашбаш якларыннан да хәзер хәбәрләр килеп тора. Ленар Вәлиев безнең актив хәбәрчебезгә әйләнде. Егет яза-яза тагын да остарыр, өметле каләм иясенә әйләнер, дигән уйда без.
Хөрмәтле хәбәрчеләр! Татарстанда матбугат көне ул сезнең дә бәйрәм. Бәйрәм белән сезне! Үзегез сәламәт, каләмегез шома, иҗатыгыз халык файдасына булсын!
Румия НАДРШИНА,
хатлар бүлеге мөхәррире
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
19
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 20 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 20 май
20 майда көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә кайбер районнарда яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге 15-20 м/с, боз явуы ихтимал. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз