Яңалыклар

2013 елның 17 мае, җомга
Яңалыклар
18 майда Татарстан Республикасында “Бөтенроссия урман утырту көне” акциясе үткәрелә. Бу көнне һәркем агач утыртуда катнаша ала. Ә быел бөтен Россия буйлап акциядә катнашучыларның максаты — Гиннес рекордын кую — бер көндә 10000000 агач утырту! Райондашларыбыз, әйдәгез, без дә бу изге гамәлне кабул итеп, тирә–юнебезне яшелләндерүгә, агачлар утыртуга үз өлешебезне кертик!

18 майда 10 сәгатьтә Арча стадионында җиңел атлетика буенча район беренчелеге була. Ярышларда 16 яшьтән узган ир–егетләр һәм хатын–кызлар авыл хуҗалыклары берләшмәләре, оешмалар, предприятие һәм учреждениеләр хезмәткәрләре катнаша ала. Программада: ирләр — 100, 800, хатын–кызлар 100, 400 метрга йөгерә, катнаш эстафета — 4х100 м.

Язның матур көннәрендә егетләр армиягә китә. Беренче чакырылыш апрельдә башланды. 13 егет хәрби хезмәткә алынды. 16 майда иртә таңнан 8 егет районның хәрби комиссариатыннан Казанга юл алды. Язгы чакырылышта барысы 86 егет хәрби хезмәт үтәргә китәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International