Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Аларда шартлар үзгәрәк
2013 елның 17 мае, җомга
Аларда шартлар үзгәрәк
15 майда авыл җирлекләре башлыклары муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина җитәкчелегендә Утар Аты авыл җирлегендә булдылар. Биредә “Авыл көне”нең чираттагысы үтте.
Авыл җирлеге башлыгы Әхтәм Хәкимҗанов җирлекнең эшчәнлеге белән таныштырды. 2011 елның декабреннән әлеге җирлеккә Кушлавыч авыл җирлеге дә кушылды, эш фронты артты. Хәзер анда 6 авылдагы 422 хуҗалыкта 1338 кеше яши. Өч сугыш, 48 тыл ветераны бар. Алар игътибар үзәгендә, Җиңү көне уңаеннан төрле чаралар үткәргәннәр, күчтәнәчләр өләшкәннәр.
Узган ел 14 бала туган, 15 кеше үлгән, 9 яңа гаилә төзелгән, аерылышучылар юк.
Җирлектә 5 мәктәп, 3 медпункт, 2 мәдәният йорты, 4 клуб, 1 ял үзәге, 4 китапханә, 4 балалар бакчасы, 8 кибет, почта бүлекчәсе, 5 мәчет, музей эшли. Авыл җирлекләре башлыклары аларның күбесендә булып, эшләрен ошатып киттеләр.
Югары Атыны бизәп торучы бинада башлангыч мәктәп, балалар бакчасы, клуб урнашкан. Һәркайда сак караш, хуҗа барлыгы сизелә, бизәлеше әйбәт. Бу авыл кешеләре бик бердәм, хезмәттә дә, спортта да өлгер алар.
Утар Аты, Орнашбаш, Субаш–Аты авыллары хуҗалык таркалгач ятимрәк тоела иде. Бу вакытлы гына күренеш булган икән. Сынауларда чыныгып, булган проблемаларны үзләре хәл итә алар. Утар Аты мәдәният йортының эшчәнлеге аеруча игътибарга лаек. Аның директоры Гөлсем Мостафина 25 ел шушы хезмәтне башкара. Күп төрле чаралар үтә монда. Концерт, спектакльләргә халык бик яратып йөри, зал тулы була.
Мостафиннар турында тагын әйтәсе сүзләр бар әле. Гөлсемнең ире Фәнис бу җирлектә беренче фермер, гаилә фермасы оештыручы. Бар эштә башлап йөрүче, төрле чаралар үткәрү өчен акча да бирә, авылның мулласы да ул.
14 кеше, ташламалы кредитлар алып, шәхси хуҗалыгын ныгыткан. 6 кеше үз эшен ачкан. Субаш–Атыда Хәкимуллиннар гаилә фермасы оештыруга алынган. Өч һәм аннан күбрәк сыер асраучылар арта.
Югары Аты башлангыч мәктәбенең участогы һәр елны үрнәк булып тора. Быел да эшкәртәсен эшкәртеп, чәчәсен чәчеп куйган инде алар. Күңел җылысы биреп, зәвыклы итеп эшлиләр. Бу яктан Утар Аты мәктәбе коллективына күп тырышасы бар әле. Бер гектарлы бакча кыргый хәлгә килгән иде, быел зур тырышлык куеп картайган алмагачларны төпли башлаганнар.
Орнашбаш авылы имам–хатыйбы Мөнир хәзрәт белән очрашу, аның вәгазе күңелләргә сеңеп калды.
— Районда иң хөрмәтле муллаларның берсе ул, — диде Любовь Осина. — Барын да тәртипле тота, аның сүзен тыңлыйлар.
Кушлавычта Г.Тукай музее хезмәткәрләре, укучыларның шагыйрьгә багышланган чыгышы җылы тәэсир калдырды.
Соңыннан файдалы сөйләшү булды, район Советының җаваплы хезмәткәрләре чыгыш ясады. Любовь Осина җирлекләр алдында торган бурычларны искә төшерде.
— Бу җирлектә шартлар күбегезнекенә караганда үзгәрәк, катлаулырак, — диде ул. — Аңлашып, бергәләп эшләп, килеп туган мәсьәләләрне хәл итәләр. Һәркайда әнә шуңа омтылырга кирәк.
Ильяс СӘХӘПОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
1
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 1 апрельдә сәгать 10 га кадәр.
2026 ел, 2 апрель 2026 елның 2 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз. Күз күреме начар булган шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.
31
март, 2026 ел
01.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 31 мартта сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 1 апрель 2026 елның 1 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы.
ТКХ мәсьәләләрен бер кушымтада хәл итегез
» Дәүләт хезмәтләре йорты " - торак-коммуналь хуҗалыкның барлык мәсьәләләрен бер тәрәзәдә хәл итәргә мөмкинлек бирә торган мобиль кушымта. https://www.gosuslugi.ru/landing/mp_dom Кушымтаның кайбер функцияләре: счетчикларның теләсә нинди төре булган барлык объектлар буенча мәгълүмат тапшырырга; үз онлайн җыелышларында тавыш бирергә; йорт чатына кушылыгыз, күршеләр һәм бергәлекләр белән танышыгыз уртак мәсьәләләрне хәл итегез; торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләргә (квитанцияләр автомат рәвештә төзелә, сумманы үзгәртергә мөмкин); кунакка керү мөмкинлеге бирергә (күрсәтмәләрне тапшырырга һәм счетны туганнары яисә арендаторлар түләргә мөмкин); идарәче оешмага гаризалар җибәрергә (җавап 10 эш көне эчендә килә).
30
март, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре су басу шартларында эшләргә әзер
Татарстан Республикасында Россия Почтасы хезмәткәрләре якынлашып килүче язгы ташуга әзерләнде. Бу, һава шартларына карамастан, пенсияләрне, корреспонденцияне һәм вакытлы матбугатны өзеклекләрсез республиканың барлык торак пунктларына илтеп җиткерергә мөмкинлек бирәчәк. Язгы ташу үсеше сценариена карап, республиканың төрле торак пунктларында почта бүлекчәләренең берничә дистә ташу участогы су басу ихтималы булган зонага эләгергә мөмкин. Әгәр дә язгы ташу вәзгыяте начарая икән, Россия Почтасы хезмәткәрләре анда яшәүче кешеләргә пенсия һәм социаль түләүләрне вакытыннан алда китерәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз