Соңга калмаска!

2013 елның 17 мае, җомга
Соңга калмаска!
Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Миннәхмәт Сәгыйтьҗанов, Россия авыл хуҗалыгы үзәге филиалы агрономы Әхмәт Хәкимҗанов белән “Мәрҗани” ширкәтенең арыш басуына баруыбыз.
— Арыш басуларын һәр хуҗалыкта тиз арада карап чыгарга кирәк, — ди Миннәхмәт Сәгыйтьҗанов. — Чүп үләннәргә каршы гербицидлар сиптерү өчен 4–5 көн вакыт бар. Аннан соң арыш көпшә җибәрә, ә көпшә эчендә башак формалаша, бу вакытта гербицид куллану уңышка зарар салачак.
“Мәрҗани” ширкәтенең баш агрономы Фәнис Галәветдиновның тәҗрибәсе зур, тәҗрибәле белгеч. Ул инде кайсы басуны чүп үләннәргә каршы эшкәртергә кирәклеген билгеләп куйган. Әйбәт чыккан, үсемлекләр куе басуларда чүп үләннәр болай да үсә алмый, аларны эшкәртәсе юк. Ә менә үсемлекләр сирәгрәк урында ак чәчәк, билчән, солыча, тавык тарысы, эт эчәгесе, тычкан тарысы басып китү куркынычы бар.
— Бездә ике агрегат арыш җирләренә гербицид сиптерә, — ди баш агроном. — Рамил Ибраһимов “Роса” агрегаты белән тукландыруда бик яхшы эшләде, хәзер әнә гербицид сиптерә.
Кукуруз чәчүчеләр янында да булдык. Быел аның мәйданнары нык киметелгән. Күбрәк бөртекле культуралар, азык катнашмалары чәчәчәкләр. Кукуруз чәчәсе җирләр көздән эшкәртелмәгән, хәзер туфракны шартларга туры китереп эшкәртүе кыен.
“Арча” ширкәтендә көздән эшкәртелмәгән җирләр аеруча күп. Чиканас басуында ике “Кузбасс” агрегаты (берсе “Северный” ширкәтеннән ярдәмгә килгән) чәчә. Эш оештыру буенча да сораулар бар монда.
— Көздән сөрелмәгән басуларда әрем, кузгалак кебек чүп үләннәре дә күпләп үсә, — ди Миннәхмәт Сәгыйтьҗанов. — Мондый җирләрдә чәчкәннән соң бер көн эчендә гербицидлар сибәргә тәкъдим ителә.
Сабан культураларын алабута кебек берьеллык чүп үләннәреннән коткару өчен шытымнар тишелгәнче һәм тишелгәч тырмалау әйбәт нәтиҗә бирә.
Район хуҗалыкларында 40 сиптергеч бар. Аларның күбесе комиссия тарафыннан кабул ителде, калганнарының кимчелекләрен ачыклап, агротехник таләпләргә туры китерү буенча тәкъдимнәр әйтелде. Төп таләп — очлыкларның барысы да тиешле дозаларда сибәргә тиеш. Артык сипсә үсемлекләр көя, ким булса файда бирми.
Агу–химикатлар белән эшкәртү алдыннан халыкны, бигрәк тә умартачыларны кисәтү мәҗбүри. Эшләгән кешеләрнең дә куркынычсызлыгын тәэмин итү шарт.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, “Татарстан” ширкәтендә 500 гектарда чәчүлекләр шытымнар барлыкка килгәнче тырмаланды, 1000 гектарда чүп үләннәргә каршы эшкәртелде. “Мәрҗани” ширкәтендә 2696 гектарда эшкәртү үткәрелде.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International