Хөрмәтле райондашлар һәм килгән кунаклар!

2021 елның 27 августы, җомга

Сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы көне белән котлыйм!

        30 август һәрберебез өчен аерым әһәмияткә ия көн– бүген без Татарстанның төп дәүләт бәйрәмен билгеләп үтәбез.

        Безнең республика - иҗади тырыш хезмәт һәм кыюлык таләп итә торган бурычларны хәл итәрлек көчле һәм бай регион.  Ул халыкара танылган, бөтендөнья масштабындагы иң зур һәм дәрәҗәле чаралар үткәрергә сәләтле  төбәк. Икътисадта һәм социаль өлкәдә бик күп уңай үзгәрешләр, сәяси тотрыклылык һәм иҗтимагый татулык, татарстанлыларның тормыш сыйфатын күтәрү иң кыю һәм перспективалы мәсьәләләрне хәл итүгә этәргеч бирә. Күпмилләтле эшчән  халкы,  аларның бетмәс-төкәнмәс егәре  һәм фидакарь  хезмәте   Татарстанны   бүген актив үсә, яңа үрләр яулый торган республика итә.

          Ирешелгән казанышларның нигезендә халыкның хезмәт сөючәнлеге, эшлекле һәм иҗади инициативасы  ята. Һәм, әлбәттә инде,  республикада бәяләнә һәм саклана торган милләтара  һәм динара татулык һәм бердәмлек зур роль уйный.

           Арча районы республиканың социаль-икътисади һәм иҗтимагый-сәяси үсешенә лаеклы өлеш кертә.  Ул республика  белән бер  сулышта яши һәм үсә, аның тарихына  яңа юллар яза. Халык туган ягын уңайлырак, төзегрәк итәргә тырыша, шул ук вакытта тарихи хәзинәләрен һәм рухи байлыгын саклау һәм үстерү өстендә эшли.

         Хөрмәтле райондашлар! Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, тынычлык, бәхет, иминлек, республикабызның киләчәктә дә чәчәк атуы хакына тырыш хезмәтегездә иҗади уңышлар телим.

 

Арча муниципаль районы   башлыгы                             И.Г. Нуриев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International