Бер атна элек редакциябездә кечкенә генә тантана булып узды. Инстаграм социаль челтәрендә узучы “Чәчәк - җәйнең патшасы” бәйгесендә җиңүче райондашларыбызны тагын бер кат котлап, бүләкләр тапшырдык.
Җиңүчеләребез Рәзимә Бариева, Айгөл Һадиева, Гөлназ Галимова белән газетабызның узган санында таныштырган идек инде.
Аларны котларга дип Арча шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе исеменнән Гүзәлия Нигъмәтҗанова килгән иде. “Арча шәһәре” муниципаль берәмлеге җитәкчелеге шәһәрне бизәүгә керткән зур өлешләре өчен җиңүчеләргә Рәхмәт хаты тапшырды һәм ихлас котлауларын җиткерде.
Бәйгебезнең төп иганәчесе - Арчаның үзәгендә урнашкан “Роза” бакчачылык үзәге”. Шәхси эшмәкәр Роза Ибәтуллина җиңүчеләребезгә истәлекле бүләкләр тапшырды. Файдалы бүләкләр, сертификат, һәркайсына кружка, мактау һәм котлау сүзләре – иганәчебезнең хөрмәт билгесе иде.
Без, үз чиратыбызда, Роза Гайсановнага рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. “Бакчачылык үзәге”нең сатып алучылары күп булсын, Роза ханымның хезмәте матур җимешләре белән куандырсын. Совет мәйданы, 21 йорт адресы буенча урнашкан “Роза” кибетендә бакчачылык белән шөгыльләнүче һәркемгә кирәк-ярак бар. Рәхим итегез!
Җиңүчеләр һәм иганәчеләр белән булган җылы очрашудан матур тәэсир белән таралыштык.
Гөлнур Миннебаева