Җәяүләп авыл урамы буйлап киттек

2021 елның 31 августы, сишәмбе

Юл уңаеннан Гөлгенә Гыйниятова: “Яңа төзелгән бик матур йорт бар. Шул курчак өен дә карап китегез инде”, – диде.

Дөрестән дә, Югары Пошалымдагы ул йорт курчак өедәй күркәм иде. Җиңел машинага чыгып утырган йорт хуҗалары Гөлназ белән Фәнис Хәйруллиннар безне көтеп алдылар, исәнләшеп, хәлләрне сорашкач, алар терлекчелеккә эшкә китеп барды. Баскыч төбендә әниләре Мөслимә апа каршы алды. Бик җылы итеп күрештек. Өй эченә уздык. “Сөбханалла” дия-дия икенче катны да карап төштек. “Улым Фәнис белән киленем Гөлназ өч ул тәрбияләп үстерделәр. Фирдүс, Фиргать, Фирзәр. Йортны бергәләп эшләделәр, – дип сөйләде Мөслимә апа. – Туйга әзерләнәбез”.

Эссе көнне чәйсез булмый. Сөтләп кайнар чәй эчә-эчә сөйләшеп утырдык. “32 ел фермада савымчы булып эшләдем, – дип сөйләде Мөслимә апа. – Үзем Иске Кырлайдан. Балта остасы Гомәр белән Нәгыймә кызы мин. Югары Пошалым егете Фәрит урлап кайтты. Ул вакытта миңа 21 яшь, Фәриткә 34 яшь иде. 30да тулмаган килеш өч бала (ике кыз, бер малай) белән ялгыз калдым. Ирем үлеп китте. Авыр вакытлар булган инде... Хәзер тормышым бик рәхәт, Аллага шөкер”.

Урамга чыктык. Капка төбендәге матур эскәмиягә утырып тордык. “Бу матур капка белән эскәмияне кем эшләде?” – дип сорамый булдыра алмадым. “Фиргать улым, онык эшләде”, – диде Мөслимә апа.

Гөлгенә белән Мөслимә апа эскәмиягә утырып рәхәтләнеп бер серләшеп алдылар. “Без бит фермада кара-каршы эшләдек, – диде Гөлгенә. – Бер сүзгә килмәдек. Шундый яхшы кеше ул Мөслимә апа!” – диде хис-тойгыларын яшерә алмыйча Гөлгенә.

...Шома асфальт юлдан машинабыз җилдертә генә. Кайчандыр юл өзеклегеннән тилмергән якларда хәзер авыл эчендә дә асфальт. Һавасы әйбәт. Мәктәпләре генә эшли күрсен инде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International