Югары Пошалым мәктәбендә үзгәрешләр

2021 елның 31 августы, сишәмбе

Туп-туры Югары Пошалым мәктәбенә килдек. Мәктәпкә урамнарны карап уздык.

Моңарчы ничектер Югары Пошалым авылына игътибар иткән юк иде. Көне кояшлы, якты булгангамы, авыл бик матур күренде. Ул үзенә матур капка-коймалы күркәм йортлары, табигате, урнашуы белән күңелне җәлеп итте. Тик менә кайбер тузган, буш йортлары гына моңсулык тудыра...

Мәктәп матур урынга урнашкан. Каршыда йортлар юк, анда агачлык, елга. Үзенә бер аулак табигать почмагы. Бакчасын күрсәгез иде! Югары Пошалым башлангыч мәктәбе җитәкчесе Гөлсинә Шәкүрова, пешекче, техник хезмәткәр Гөлгенә Гыйниятова белән шау-гөр килеп бакча карыйбыз. Капкадан үткәч тә уң якта боярышник агачы үсеп утыра. Аның кызыл җимешләре бик тәмле икән. Түрдә мәктәпкә керү ишегенең ике ягында барбарис куагы таралып үсә. Җимешләре пылау пешергәндә кулланыла. Уң якта ясмин агачы күккә үрмәләгән. Тагын әллә нинди без белмәгән җимеш агачлары бар. “Безнең авылдан Казанда шәһәрне яшелләндерү хуҗалыгында эшләүче бар. Үсентеләрен шул алып кайтып бирде”, – диде Гөлсинә Шәкүрова.

Ә мәктәптә ремонт бара. “Язлыкта мәктәпкә “Роспотребнадзор” белгечләре килгән иде, – дип сөйләде Гөлсинә Шәкүрова. – Таләп катгый куелды: мәктәпкә су кергән булырга тиеш. Балалар мәктәп эчендә җылы бәдрәф белән тәэмин ителсен, кул юу урыннары булырга тиеш. Шулай ук ашарга пешерү урынында да санитария кагыйдәләре кушканча тиешле шартлар тудырылсын. Бу эшләр башкарылмый икән, мәктәп вакытлыча эшләүдән туктатылырга мөмкин. “Арча МСО”сы ширкәте (җитәкчесе Зиннур Гарифуллин) егетләре мәктәпкә су кертте. Җылы бәдрәф булса да, чүмеч белән су салып йөри идек. Хәзер су краннан килә. Бүген менә “Теп-лофф” ширкәте егетләре кухняга су торбалары сузып, краннарын беркетәләр”.

– Мәктәпне уку елына әзерләп бетергән идем инде мин, – дип сөйли техник хезмәткәр Гөлгенә Гыйниятова. Идәннәрен, стеналарын буядым. Бик чиста, матур булды. Ремонт беткәч, тагын матур булачак ул.

Мәктәпнең тарихын да искә төшердек. Мәгълүматлар аерым альбомга тупланган. Бергәләп шуларны укыйбыз. “Гражданнар сугышы беткәч һәм 1921 елгы ачлык үтү белән  1922 елда авылда диннән аерылган яңача фәнни нигездә укыту башлана. Укучылар бер хуҗалык өенә сыялар... 1929–1931 еллар булырга тиеш, төгәл елын хәтерләүче юк, ике сыйныфлы башлангыч мәктәп салына. Шул елларда уку бинасы итеп мәчетне файдаланалар. 1938 елны мәчет манарасы киселә. Укучылар күбәя. 1933 елда 7 еллык мәктәп төзелә. Иске Кырлай, Өтнә, Әзәк, Күлтәс, Урта Пошалым, Түбән Пошалым авылларыннан килеп укыйлар. 1941 елдан мәктәп Урта Пошалым авылына күчә. 1948 елда мөдир һәм укытучы Ширияздан Гәрәев җитәкчелегендә яңа мәктәп салына. 200гә якын укучы була. Тәҗрибә мәктәбе буларак, семинарлар үткәрәләр, үзара тәҗрибә уртаклашалар.  Укытучы Зөлхия Галиева озак еллар бик тырышып һәм нәтиҗәле эшли”.

...Менә без 2005 елда төзелгән мәктәптә басып торабыз. Тарихы зур. Быел  кайчандыр 200 укучысы булган Югары Пошалым мәктәбенә 1нче сыйныфка 4 бала укырга керә. 2нче сыйныфта укучы юк. 3нче сыйныфта – 2әү, 4нче сыйныфта – 5 бала. Гөлгенә Гыйниятова җирлектәге авыл фельдшерыннан тиз генә белеште. Югары Пошалымда 18 яшькә кадәр 94 бала бар икән.

 

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International