Үзеңне сынап кара!

2021 елның 31 августы, сишәмбе

“Хезмәт һәм оборонага әзер бул!” (ГТО) Бөтенсоюз физкультура комплексы оешуга быел 90 ел тулды.

Ә менә Россия Президенты В. Путинның “ГТО комплексын яңадан кайтару турында”гы фәрманга  кул куйганына да 7 ел үтеп киткән.

2014 елда ГТОны күтәреп җибәрү көннәре, чаралары яхшы истә калган. Хезмәт коллективлары, студентлар, мәктәп укучылары мәш килеп ГТО тапшырды. Журналистлар, без дә, шулар янында. ГТО тапшыручыларны күзәтәбез, алар белән сөйләшәбез, репортажлар язабыз...

Идеясе бик әйбәт. Сәламәт тормыш рәвешенә старт, юл бу. Хәрәкәттә –  бәрәкәт. 2014 елда бик актив эшләнде. ГТОны тапшырып тордылар, без язып тордык. Физик күнегүләр белән актив шөгыльләнгән, җәяү даими йөргән, йөгергән кызык-лы шәхесләр белән таныштык. “ГТОның кире кайтуына сөендек, – дип сөйләде физкультура укытучылары. – Мәктәпләрдә  физкультура дәресләренең бәясен, дәрәҗәсен күтәрә ул”.

Районнның ГТО буенча белгече Зөһрә Җамалиева белән сөйләштек.

– 21 гасыр һәм ГТО. Бер-берсенә ябышмый кебек...

– 21нче гасыр кешеләренең күбесенә максатчанлык хас. Ә ГТО нәкъ менә шушы сыйфатны тәрбияли, – диде әңгәмәдәшебез. – ГТО нормаларын әзерлексез тапшырып булмый. Мин моны булдырырга тиеш! Менә нәрсә әһәмиятле. Физик әзерлек кечкенәдән башлана. Ә 21 гасырның яшь кешесенә үз көченә ышану һәм үз дигәненә ирешү хас. Ә моңа аңа ГТО ярдәм итә.

– ГТО ул спортның да дәрәҗәсен күтәрә, шулай бит.

– Әлбәттә. Россиядә ГТОны кире кайтару ул спортның абруен күтәрү, халыкны (яшен, картын) хәрәкәтчән һәм сәламәт тормыш рәвешенә тарту өчен эшләнде. Аның нормативлары 6 яшьтән 70 яшькә кадәр һәм аннан өлкәнрәкләргә төрле яшь төркемнәренә карап төзелгән. Ул нормативлар белән www.gto.ru сайтыннан танышырга була. Бу сайтта ГТО тапшыру өчен теркәләсең дә. Сораулар туса, ГТО тапшыру үзәгенә 3-20-33 телефонына шалтыратырга.

– Саннар ни сөйли?

– Арча районында 6 яшьтән барысы 47683 кеше яши. Шуның 11152се нормативлар бирер өчен сайтта теркәлгән. Шуларның 2772се ГТО нормативларын тапшырып, алтын билгегә ия булды. Быел 11нче сыйныфны тәмамлаучыларның 54е ГТО нормаларын алтын билгегә тапшырды. Югары уку йортына кергәндә аның өстенлеге бар.

– 2014 елны кабынып киткән ГТО сүрелмәде, ул бара дисез инде. Хәер, сез ГТО тапшыру буенча булган яңалыкларны, хәбәрләрне безнең почтага да салып барасыз.

– Әйе, эш бара. Безнең махсус укып кайткан судьялар да бар. ГТО нормаларын Арча стадионында, “Арча” спорт комплексында кабул итәбез, уку йортларының спорт залларына үзебез дә барабыз. Әле менә яңа гына “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте коллективы ГТО тапшырды. 27 августта Арча педагогика көллияте хезмәткәрләре тапшырачак. ДОСААФ аша Армиягә китүче егетләр белән дә эшлибез. Хәрәкәттә – бәрәкәт. Һәркемгә үзен сынап карарга була. 70 яшьтә дә. Әзерлән һәм ГТО нормаларын тапшыр! Сәламәт бул!

 

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International