Кадерле укучылар! Хөрмәтле педагоглар һәм ата-аналар!

2021 елның 31 августы, сишәмбе

Сезне чын күңелдән Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән котлыйм! 1 сентябрь – һәр укучы һәм укытучы өчен көтеп алынган кадерле бәйрәм. Чираттагы уку елының башы, димәк, алда яңа казанышлар һәм җиңүләргә бай озын уку елы.

Беренче сыйныф укучыларыбыз тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керә, чыгарылыш сыйныф укучыларын мөстәкыйль тормыш юлы көтә. Һәр укучы белем баскычының югарырагына күтәрелә. Балалар белән бергә әти-әниләр, әби-бабайлар да дулкынлана.

Бу көнне армый – талмый хезмәт куйган, һөнәри осталыклары һәм югары рухи сыйфатлары балаларның киләчәген билгеләгән укытучыларыбызга аерым хөрмәт һәм рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә.     Кадерле укытучылар, балаларыбызның  укуда һәм тормышта ни дәрәҗәдә уңышлы булулары, нинди гражданнар булып үсүләре, туган ягыбызны, илебезне үстерүгә нинди өлеш кертүләре сезнең хезмәтегезгә бәйләнгән.

Кадерле укучылар һәм студентлар! Яңа уку елы сезгә тирән белем, мавыктыргыч ачышлар, иҗади эзләнүләр һәм табышлар бүләк итсен. Беренче сыйныф укучыларының белем иленә  юллары якты һәм шатлыклы булсын.

Хөрмәтле педагоглар, сезгә тырыш һәм рәхмәтле укучылар, хезмәтегездә яңа үрләр яулавыгызны, сабырлык һәм зирәклек телим. Ә укучыларның әти – әниләренә балаларының уңышларына мөмкин кадәр ешрак сөенергә, аларның казанышлары белән горурланырга язсын!

Яңа уку елы хәерле сәгатьтә башлансын!

 

 Арча муниципаль

районы башлыгы                                                 И. Г.Нуриев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International