Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелегенең гражданнарны бергәләп кабул итә

2021 елның 3 сентябре, җомга

2021 елда Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бергәләп кабул итү практикасы дәвам итә.

2021 елның 14 сентябрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелеге вәкилегражданнарны бергәләп кабул итәләр.

Республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләрнең үз сорауларын шулай ук республиканың муниципаль берәмлекләрендә Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләрен кабул итү бүлмәләрендә «Skype» программасына турыдан-туры тоташу юлы белән бирү мөмкинлеге булачак.

Медицина мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итәргә теләүчеләргә алдан (843) 236-41-80 телефоны аша язылырга һәм билгеләнгән вакытка Вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесен кабул итү бүлмәсенә яисә Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International