Минем туганымны Пенсия фондына дәшеп алдылар. Аңа Пенсия фондыннан 20 мең сум акча күчерделәр, – дип шалтыраттылар редакциягә. – Ниндидер акчалар тупланган – шуны бирәләр икән. Нинди акчалар ул? Бөтен кешегә дә бирәләрме аны? Зинһар өчен газета аша аңлатып языгыз әле. Бик рәхмәтле булыр идек”.
Бу турыда шалтыратучылар шактый булды. Без әлеге сорауга ачыклык кертү өчен Пенсия фондының Арчадагы клиентлар хезмәте җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтовага мөрәҗәгать иттек.
– Әйе, андый яңалык бар, – дип аңлатты Рузия Илсуровна. – Тупланма пенсия акчасына ия булганнар бу мөмкинлектән файдалана. 2021 елның 13 апрелендә тупланма пенсия акчасына хокукы булганнарның электрон челтәрдәге шәхси кабинетына республиканың Пенсия фонды органнары тарафыннан СМС хәбәрләр җибәрелде. Шәхси кабинеты булмаганнарга хәбәрләр почта аша юлланды. Бу турыда Пенсия фонды сайтында шәхси кабинетка кереп һәм Пенсия фондына килеп белергә була.
– Бу акча барлык пенсионерга да бармы?
– Тупланма пенсия акчасы 1953–1966 елларда туган ир-атларга, 1957—1966 елларда туган хатын-кызларга бирелә. Дөрес, бер шарт бар: 2002–2004 елларда эшләгән урыннарыннан Пенсия фондына тупланма өлешкә взнослар күчерелеп барылган булса гына, алар шушы ике елда тупланган акчаларын ала ала. 2005 елдан законнар үзгәрү сәбәпле, тупланма өлешкә взнослар күчерү туктатыла. Әгәр дә инде шушы ике ел эчендә (2002–2004 елларда) эшләгән урыннарыннан пенсиянең тупланма өлешенә взнослар күчерелмәгән икән – ул вакытта әлеге пенсионерларга акча каралмаган, чөнки ул тупланмаган.
– Пенсиянең тупланма өлеше бер тапкыр гына биреләме?
– Әйе, 2004–2005 елларда күпме җыелган – шул тупланма өлеш бер тапкыр бирелә. Ул, күчерелгән взносларның күләменә карап, төрле кешедә төрлечә.
– Бу тупланма өлешне алу өчен Пенсия фондына барып тору кирәкме?
– Тупланма өлешне алу өчен гариза язарга кирәк. Гаризаны шәхси кабинеттан яки Пенсия фондына килеп язарга мөмкин. Әгәр дә пенсионерда бу тупланма акча миңа бармы икән, дигән сорау туса, Пенсия фондыннан СНИЛС номеры белән белешергә була. Телефон: 3-00-79.