Адәм баласыннан барын да көтәргә була. Саран, шәфкатьсез, миһербансыз адәмнәр күп. Аллаһыбыз бөтен җан иясен сөеп биргән.
Исәнмесез, хөрмәтле “Арча хәбәрләре” газетасы хезмәткәрләре! Сезгә хат язучы Чөмә-Елга авылыннан тынгысыз Фирдия апагыз инде!
“Арча хәбәрләре”н бик күптәннән алам. Иптәшем Рифкать белән рәхәтләнеп укыйбыз. Терлекчелек, кыр эшләренең барышы, гыйбрәтле хәлләр, язмышлар... Журналист Ильяс Фәттаховның үткәннәрне барлавы, бигрәк тә кыр җәнлекләре, кошлар турындагы язмаларын укып куанабыз. Үземнең язмаларны да, газетада чыккач, кат-кат укыйм.
Әле Норлат шәһәреннән якыннарым язмаларым белән кызыксындылар. Аларга да укыдым. Сезгә рәхмәт әйттеләр. Кәҗәсе түгел, мәзәге кыйммәт, диләр. Минем кәҗәләрем турындагы язмам газетада басылгач, кәҗәләремне сорап аптыраттылар. Рәхмәт, язмамны сайтка да урнаштырдыгыз. Сайттан укып, бергә эшләгән дуслар, Казаннан, Атыдан шалтыраттылар. 22 ел бер-беребезне белми яшәгәнбез икән. Я Арчада, я авылда очрашабыз дип, вәгъдәләр бирештек. Авылда кунакларга ишек ачык, тирә-юнь яшеллектә, ашарга-эчәргә бар, тик исәнлек кирәк тә, яңгырлар кирәк.
“Арча хәбәрләре” газетасы редакциясендә эшләүчеләрнең һәммәсенә исәнлек, җан тынычлыгы, күңел көрлеге телим. Еллар имин булсын. Авыл хуҗалыгы бүлегендә эшләүче Ильяс Фәттаховка, хатлар бүлегендә хезмәт итүче Румия Надршинага аерым рәхмәт, мин редакциягә килүгә шушы бүлмәгә керәм. Аларның җылы карашлары, ачык йөз белән кабул итүләре, мәгънәле сөйләшүләре безгә яшәргә көч, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге бирә. Якты күңелле кешеләр белән сөйләшкәч, редакциядән канатланып чыгып китәм.
Бу юлы этләр турында язам. Бервакыт поездда бер хатын Грузиянең Тбилиси шәһәрендәге бәхетле этләр турында сөйләп барды. Янәшәдә утырып баручылар авызларын ачып, шаккатып тыңладылар. Ә безнең этләргә көн юк. Ә Грузиядә урам буйлап этләр йөри икән. Бер дә кешегә тимиләр, ашаталар икән. Ә бездә бер кисәк ипи бирсәң, ник бирәсең, ияләндерәсең дип, этләрне таш атып куалар. Шулай бервакыт ашта бер мулла сөйләде. Игелекне эшләп торырга кирәк, диде ул. Ә аны эшләргә күпләр ашыкмый. Шулай бер эт эсселектән телен салындырып бара икән. Берәү бу эткә су биргән һәм оҗмахка эләккән. Хәзер биек капка-койма, ишек эчтән бикле, керәм димә. Эт түгел, күршегә дә ачмыйлар.
Шулай бервакыт, җәй ахыры, гөмбәгә барам. Күрәм, якында гына бер машина туктады. Машинадагы ике адәм ишекне ачтылар да, этне ишектән аттылар. Ә эт бичара чинап машина артыннан чапты. Бу хәл шулкадәр йөрәгемә кереп калды, мин моны һич кенә дә оныта алмыйм.
Без заводта төрле кешеләр белән эшләдек. Цехта “Мальва” кушаматлы зур эт бар иде. Елга ике тапкыр балалады. Шушында эшләүче Зина белән Николай эт балаларын чиләктәге суга батырып үтерә иделәр. Николайның кулын кистеләр. Зинаның ирен дачада күселәр ашады, кызы 28 яшендә вафат булды. Менә шундый аяныч хәлләр.
Мин Мәгъсүм абый белән эшләдем. Ул миңа бер гыйбрәтле хәл сөйләде. Мәгъсүм абый яшь чагында бер этне ат койрыгына бәйләп чапкан. Эт мескен үлгәнче елаган. Мәгъсүм атта чапкан килеш артына борылып караса, өйләре яна икән. “Шушы хәлдән соң минем эткә бармагым белән дә чирткәнем юк”, – дип ачынып сөйләгән иде.
Мин үзебезнең эткә итсез аш бирмим. Бик тәрбиялибез, Аллага шөкер. Капкага кеше килсә, хәбәр бирә. Җан ияләрен бик яратабыз. Кәҗәсен, кош-кортын, этен дисеңме... Сезгә дә матур гамәлләр, игелекле эшләр телим. Шәфкатьле булыгыз!
Фирдия Гафиятова.
Чөмә-Елга авылы