WorldSkills Russia – Россиядә 16 яшьтән алып 25 яшькә кадәр урта һәм югары һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары һәм 16 яшькә кадәр мәктәп укучылары арасында WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча үтүче иң күләмле ярышлар.
Финалда Татарстан җыелма командасы гомуми медальләр саны буенча беренче урынны яулады. Яшь һөнәр ияләре төбәк чемпионатларында, Илкүләм чемпионатның финалында катнашу өчен сайлап алу ярышларында җиңү яулаганнан соң гына финалда катнашу хокукын ала. Әлеге юлда күпме тырышлык куелуын алар үзләре генә белә. Шуңа да кемнәрдер бу көннәрдә алтын, көмеш, бронза медальләр ала алмаса да, Worldskills Russia финалына үтү – ул үзе зур җиңү!
Татарстан җыелма командасы составында Worldskills Russia Илкүләм чемпионатның финалында райондашларыбыз да чыгыш ясавы – безнең өчен икеләтә горурлык. Даниил Щепкин, Адилә Галимҗанова, Рәмис Нәбиуллин Уфада үз һөнәри осталыкларын күрсәтеп, районыбызга җиңү алып кайттылар. Даниил “Мобиль кушымталар эшләү” компетенциясендә көмеш медаль белән сөендерсә, яшүсмерләр (юниорлар) төркемендә “Ипи пешерү” компетенциясендә чыгыш ясаган Адилә бронза медаль яулады. Рәмис Нәбиуллин “Физик культура, спорт һәм фитнес” компетенциясендә “Һөнәри осталык өчен медальон”ына лаек булды.
“Worldskills – чемпион исеме алу өчен менә дигән мөмкинлек”
Райондашларыбыз өчен әлеге чемпионат яңалык түгел. Даниил Щепкин узган ел юниорлар арасында Россия чемпионы була, ә быел җиңү өчен аңа нибары 1 балл җитми. “Нәтиҗәләр таблицасын күргәч, баштарак, әлбәттә, кәеф төште, тик көмеш медаль шулай ук начар нәтиҗә түгел, мин күңелемне төшермим, – дип үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты Даниил. – Әлеге чемпионат кысаларында без “акыллы йорт” белән идарә итү өчен кушымта эшләдек”. Worldskills Russia чемпионатына беренче тапкыр Арчаның 6нчы мәктәбендә укыганда ук информатика укытучысы Чулпан Хәмидуллина белән салган сукмакны өзәргә җыенмый Даниил. Бүген үзе сайлаган юнәлешкә тугры калып, Халык-ара компетенцияләр үзәге – Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында укый һәм Халыкара чемпионатка эләгергә хыяллана. “Worldskills – дөньякүләм хәрәкәт. Төрле илләр катнашында халыкара чемпионатлар уздырыла. Анда эләгү өчен милли җыелма командасы составына керергә кирәк. Мин әлеге җыелма команда составында торам һәм 2022 елда Шанхайда узачак дөньякүләм чемпионатта илебез данын якларга өметләнәм”. Өметләрең чынга ашар дип ышанабыз, Даниил!
Күңел биреп эшләгән эш җиңүгә илтә
Яшүсмерләр арасында бронза медаль иясе Адиләнең дә Worldskills стандартлары белән беренче танышуы мәктәптә башлана. Ул Лесхоз мәктәбенең 10нчы сыйныфында укый. Чемпионатта 2019 елдан бирле катнаша. Төбәк чемпионатында юниорлар (яшүсмерләр) арасында 2019 елда – 2нче, 2020 елда 1нче урынга лаек була ул. Соңгы җиңүе аны Татарстан җыелма командасы составына алып килә. “Алдагы елларда мине Арча агросәнәгать көллияте укытучылары Сания Ринат кызы һәм Альбина Данил кызы әзерләде. Илкүләм чемпионатка Халыкара хезмәт күрсәтү сервисы көллияте базасында Луиза Сидорова белән әзерләндек”, – ди Адилә остазлары турында хөрмәт хисе белән. Уфада узган чемпионатта Адилә бриошь (баллы күмәч) һәм хала (яһүдләрдә бәйрәм ипие) пешерә. Ипиләрне һәр катнашучы үз рецепты белән пешерә икән. Адиләдән күпереп пешкән халаларының рецепты белән уртаклашуын сорап караган идек тә, бу яшерен мәгълүмат, дип тыйнак кына баш тартты яшь ипи пешерүче. “Мин тәм-томнар пешерергә яратам, шуңа Чемпионатта да яратып катнаштым”, – ди Адилә.
Уңышның нигезе – тырышлык
“Һөнәри осталык өчен медальон” иясе Рәмис Нәбиуллин Worldskills чемпионатында катнашырга этәргеч бирүчеләр дип гаиләсен, тренеры, Арча педагогика көллияте укытучысы Лилия Маликованы, әлеге көллият директоры Гөлнара Гарипованы һәм директор урынбасары Лилия Мусинаны саный. “Мин аларга чиксез рәхмәтле, – ди ул. – Worldskills – безнең кебек яшь белгечләр өчен тормышка кереп китәргә зур трамплин булып тора”. Рәмис спорт белән кечкенәдән шөгыльләнә, шуңа да ул Арча педагогика көллиятен тәмамлаганнан соң Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм университетына керә. Ә чемпионатка ул көллият базасында тренеры Лилия Маликова белән бергә әзерләнә. “Көллияттә “Мәгариф” илкүләм проекты федераль грант акчасына “Физик культура, спорт һәм фитнес” компетенциясе буенча остаханә булдырылды. Без шунда әзерләнәбез, – ди “Физик культура, спорт һәм фитнес” компетенциясе буенча Worldskills эксперты, 2018 елдан бирле чемпионатта катнашучылар әзерләүче тренер Лилия Маликова. – Рәмис – максатчан, тырыш егет. Барлык катнашучылар да көчле иде, барысы да җиңәбез, дип килгән. Финалга кадәр Рәмис төбәк чемпионатында беренче урын алды, аннан соң сайлап алу ярышларында катнашты. 49 төбәк арасыннан финалга 12 кеше үтте. Без Мәскәү, Санкт-Петербургтан килгән катнашучыларны уза алдык. Чемпионатка кадәр төрле мәйданчыкларда шөгыльләндек. Кузбасста, Курск, Тольятти шәһәрләрендә җыеннарда булдык”.
Чемпионатта катнашкан һәр райондашыбызга “Афәрин!” диясе килә. Яңадан-яңа уңышларга ирешергә язсын сезгә, яшь һөнәр ияләребез! Яңа җиңүләр, яңа үрләр насыйп булсын!