Арча Боз сараенда хоккей-шоу

2021 елның 3 сентябре, җомга

Үткән җомга көнне кич белән Арча Боз сарае гөж килеп торды.

2008–2009 елгы малайлардан торган “Ястребы”, “Драконы” командалары, 60 яшькә кадәрле ветеран хоккейчылар, әти-әниләр, спортчыларның якыннары... – бар да монда. Кичке сәгать 7 тулып киткәч, ярышлар башланды.

Кем кем белән уйный дисезме? Малайлар белән ветераннар! Хоккей тренерлары: “Бу хоккей–шоу!” – дип бәяләделәр әлеге очрашуны.

Уеннар башланганчы ветераннарның хоккей командасы капитаны Дмитрий Плотников чыгыш ясады. Ул үсеп килүче яшь футболчыларны яңа уңышларга өндәде. Спортчы бервакытта да югалмаячак, аның үҗәтлеге, тырышлыгы тормышта үз урыныңны табарга, максатка ирешергә булышачак. Хоккейда зур дәрәҗәләргә ирешергә язсын! Яшүсмерләр арасында Казанда “Ак Барс” хоккей мәктәбендә шөгыльләнүче Арча малайлары да бар иде. Алар: Арча Боз сараенда “Драконы” командасында тәрбияләнгән Илмир Фәттахов белән Рәнис Гарифуллин.

Хоккей ярышы бик күңелле барды. Барысында да фамилияләре язылган хоккей киемнәре. Ветераннар Дмитрий Плотников, Фәрит Шәфыйков (60тан узып китте), абыйлы-энеле Илшат, Зиннур Сәгыйтовлар, Ринат Минһаҗев, Самат Нуриев, Дамир Хәкимов, Сергей Глущенко...  Җанатарлар: “Бу бигрәк кызыклы уен, – дип, бирелеп карадылар. –  Вәйт осталык дәресе бу! Ветераннар остарак, аларда тәҗрибә зур, ә малайлар җитезрәк!” “Кемнәр җиңәр икән?” – дип кызыксынабыз. “Яшьләрдер инде... Ветераннар бит алар ахырга таба арый башлыйлар. Зур тормыш юлы үтелгән бит...”

Уен кызганнан-кыза барды. Ветераннарның капкасында торган Олег Мөхәммәтҗановны: “Капканы гәүдәсе белән тәмам каплаган, гол кертәм димә!” – дия-дия кызып уенны карадылар. Дөрестән дә, башта ветераннар алда барды. Кем җиңде дисезме? Яшьләр! 8:7 исәбе белән.

– Яшьләр җиңәргә тиеш тә иде инде! – дип, хис-тойгылары белән уртаклашты ветеран хоккейчы Зиннур Сәгыйтов. – Молодцы егетләр! Кечкенәдән Боз сараенда хоккей секциясендә шөгыльләнгән балалар бөтенләй икенче. Бер-берсен белеп, кем нәрсә башкарасын алдан сиземләп, техниканы яхшы башкаралар. Алар өчен дә кызыклы уен, зур сынау булды бу. Дәү абыйлар белән хоккей уйна әле!

Ә без моңарчы “Драконы” һәм “Ястребы” командалары уңышлары турында гел язып тордык. Республикада җиңү яулаган командалар алар. Бу юлы да, җиңү яулагач, малайларның кәефе тагын да шәбәйде! Ветераннар бүләкләр дә бирде үзләренә. Кәефләр тагын да күтәрелеп китте. Егетләр таулар күчерергә әзер! Ветеран хоккейчылар идеясе белән оештырылган очрашу яшьләр өчен алдагы җиңүләргә стимул булсын иде. Ветераннарга да исәнлек-саулык, яңадан-яңа очрашулар, җиңүләр телибез! Рәхмәт, матур очрашу булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International