Арчаның 6нчы урта мәктәбендәге, Арча агросәнәгать һөнәри көллиятендәге тантаналарда район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов катнашты.
Мөхтәрәм кунаклар укытучыларны, укучыларны бәйрәм белән котладылар.
Үрнәктәге көллият яңа уку елына ныклап төзекләндерелде, тыштан да, эчтән дә балкып тора. Кабинетлар заман таләпләре буенча җиһазландырылган.
Район башлыгы көллиятнең район тормышында мөһим роль уйнавын билгеләп үтте. Биредә әзерләнгән механизаторлар басуларда иген үстерә, башка тармакларда хезмәт итә. Хәзерге вакытта белем, һөнәр алучы егетләр һәм кызлар хуҗалыкларда практика үтеп, комбайннарда, ашханәләрдә эшләгәннәр. “Северный”, “Кырлай”, “Төрнәле–Пошалым” шир-кәтләре исеменнән аларга бүләкләр тапшырдылар.
– Быелгы кырыс шартларда да игенчеләребез сынатмады, – диде Илшат Нуриев. – Арча районы бөртекле, бөртекле-кузаклы культуралардан тулай җыем буенча республикада беренче урында.
Район хуҗалыкларында игеннәрне урып-җыю төгәлләнде. Бер гектардан уртача 18,3 центнер уңыш җыйнап алынды. Иң югары уңыш “Кырлай” ширкәтендә – 24,8 центнер. “Курса МТСы” ширкәтендә – 24,5, “Заря” ширкәтендә 23,5 центнер уңыш җыйнап алдылар.
Хуҗалыкларда кыр эшләре дәвам итә. Көзге чәчү тәмамланып килә. “Казанка”, “Курса МТСы” ширкәтләрендә туфрак эшкәртү төгәлләнү алдында. Кукуруз уралар, салам җыялар һ.б.
Хуҗалык җитәкчеләренең мәктәпләр белән элемтәне ныгытырга омтылулары бүгенге көндә бигрәк тә мөһим. Чөнки авылларның киләчәге шушы укучылар кулында булачак. “Казанка” ширкәте җитәкчесе Айдар Сабиров Казанбаш мәктәбенә беренче сыйныфка керүче 12 балага бүләкләр әзерләп килгән. Беренче сыйныфка шуның кадәр бала керүе үзе үк куанычлы хәл. Ике авыл өчен аз түгел. Киләсе елда да шуның кадәр бала керәчәк. Быел керүче балаларның 6сы кыз, 6сы малай.
Казанбаш мәктәбендә мин урта белем алдым. Ул еллардагы балалар санын бүгенге белән чагыштырып булмый, билгеле. Өчәр, дүртәр параллель сыйныфлар укыган еллар. Мәктәпнең данын бүген дә югары тотуларына куандым. Узган уку елында республика олимпиадаларында 7 призлы урыннар яулаганнар, бу тугыз еллык мәктәпләр арасында иң югары күрсәткеч.
Үрнәктә үткән тантанада укучылар арасында кызлар күп булуына игътибар иттем. Аш пешерүче–кондитерлар әзерлиләр. “Әле бер кыз җиңел автомобильләргә хезмәт күрсәтү буенча да укырга керде”, – ди директор Зөлфәт Дәүләтбаев.
Арчага кайткач бер эшмәкәр белән сөйләшергә туры килде. “Балалар кафесы ачабыз, 30 мең сумнан артык хезмәт хакы, шунда эшләргә кеше табып булмый”, – ди. Аш пешерүчеләргә, кондитерларга республикада да кытлык икән. Элекке мәгариф министры районга бер килгәндә: “Бүгенге көндә иң дәрәҗәле һөнәр – эретеп ябыштыручылар, айлык хезмәт хаклары 100 мең сумнан югары”, –дип сөйләгән иде.
Һөнәрле кеше – үлмәс, ди халык мәкале. Бүгенге көн өчен дә бик мөһим сүзләр бу.