Террорчылык корбаннарын искә алу һәм террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек  көне.

2021 елның 3 сентябре, җомга

          Россиянең истәлекле даталары календаренда бүген иң кайгылы көннәрнең берсе – террорчылык корбаннарын искә алу һәм террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек  көне. Ул 2004 елның 1-3 сентябрендә Беслан шәһәрендә булган вакыйгалар белән турыдан-туры бәйле,  бу көннәрдә вәхшилеге буенча тиңдәшсез террорчылык акты нәтиҗәсендә 300 дән артык кеше, нигездә,  хатын-кызлар һәм балалар һәлак булды.

           Бесландагы теракт - Россия тарихында иң рәхимсезләрнең берсе. Бу көнне террорчылыкка каршы көрәштә  корбан булган хокук саклау органнары хезмәткәрләрен һәм террорчылык корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә.

         Хөрмәтле райондашлар! Террорчылык - хәзерге заманның иң куркыныч күренеше. Террорчылык һәм экстремистлыкка битараф булмагыз! Безнең, якыннарыбыз, туганнарыбыз һәм танышларыбызның гомере һәм иминлеге һәрберебезнең уяулыгына бәйле. Җәмгыятьтә экстремистлыкны профилактикалау булып толерантлык һәм үзара хөрмәт, илебезнең мәдәни һәм тарихи традицияләрен саклау һәм үстерү тора.  Безнең бүгенге көндәге  бурычыбыз - мондый вакыйгалар бүтән беркайчан да кабатланмасын, террочылык баш калкытмасын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International