Узган атнада Арча районында “РЖД” (“Россия тимер юллары”) акционерлык җәмгыяте идарәсе рәисе–генераль директоры өлкән киңәшчесе Максим Топилин булып китте.
Аны Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, район башлыгы Илшат Нуриев озатып йөрде.
Максим Топилин мәшгульлек үзәге аша үз эшен ачарга бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәме алган арчалар янында булды. Шуларның берсе Арчада торт ясау остасы Ландыш Королькова. Бу ярдәм акчасын ул кондитер продукциясе җитештерү өчен кухня ясауга тоткан.
.jpg)
– 145 мең сум акча алдым. Тик ул гына җитмәячәк, әлбәттә. Без әле кондитер цехы ачуны да планлаштырабыз. Бар эшне дә ирем Алексей белән бергә башкарып чыктык, – диде Ландыш. – Киләчәктә кофейня, Казанда филиал ачарга да уйлыйм.
Ландыш Королькова һөнәре буенча инглиз теле укытучысы. Дүрт ел эшләгәннән соң декрет ялына китә һәм тортлар пешерә башлый.
– Мин иҗат итәргә бик яратам. Төрле тәмле ризыклар пешереп, өйдәгеләрне сыйлый идем. Бервакыт Казанга дусларга туган көнгә баргач, өстәлгә мастикалы, өстенә төрле фигуралар ясалган торт чыгарып куйдылар. Минем дә шундый торт ясыйсым килде. Тәвәккәлләп тотындым. Беренчесендә үк килеп чыкты. Аннан туганнарга, дусларга, күршеләргә ясый башладым. Тора-бара заказ бирүчеләр барлыкка килде. Вк да үз төркемемне ачтым. Хәзерге вакытта көнгә 3-4, ялларда 8-10 торт ясыйм, – диде Ландыш.
Ул туйларга зур тортлар да пешерә. Искиткеч матур һәм тәмле чыга алар. Останың үзе әйтүенчә, Казан шәһәрендә яшәүчеләр дә аңа заказ бирә икән. Моннан тыш Ландыш капкейкалар да (чокыр кадәрле генә тортлар) ясап сата.
Мөндештә яшәүче Зөһрә Сәлахова талкыш каләвә эшли. Милли ризык пешерү остасы үз өлкәсе буенча үткәрелгән бер генә бәйгедән дә читтә калмый һәм акчалар да ота. Гранд акчасына эш өчен кирәкле җиһазлар алып куйган. Ярдәм акчасын да ул шушы максатта кулланган. Зөһрә өендә эшли. Шуның өчен уңайлыклар тудырган. Талкыш каләвәдән тыш ул өй токмачы кисеп сата. “Аны хәтта җиткерә дә алмыйм. Бик яратып алалар”, – ди. Продукцияне урнаштыру проблемасы да юк икән.
.jpg)
– Сәүдә нокталары белән эшлим, сораган кешегә илтеп тә бирәбез. Ирем бик булыша. Аннан атна саен Казанга агропаркка барып сатам. Үзем. Чөнки үз продукциясен хуҗасыннан башка берәү дә оста итеп сата алмый, – диде Зөһрә Сәлахова. – Киләчәктә чәк-чәк, кырмыска оясы ясауны да күздә тотам. Кечерәк кенә бер цех ачарга планлаштырам.
– Ярдәм акчасы бездә эшсез буларак исәптә торып үз эшен ачарга теләүчеләргә бирелә, – диде район мәшгульлек үзәге җитәкчесе Гөлфия Гыйбадуллина. – Аның өчен мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу мәсьәләне, бизнес-план тәкъдим иткәннән соң, махсус комиссия карый.
Арчада яшәүче Ләйлә Гариповага халыкны социаль яклау бүлегеннән социаль контракт нигезендә ярдәм акчасы бирелгән. Шуңа ул тегү машинасы, сувенирлар ясау өчен материаллар алган. Ләйлә гаражларында үзенә цех булдырган. Шунда төрле милли сувенир продукциясе эшли.
– Урнаштыру проблема түгел. Кеше хәзер андый әйберне бик күп ала. Район хакимиятенә дә рәхмәтлемен. Бер генә чарадан да калдырмый. Быел хәтта Бардага кадәр алып бардылар, – диде Ләйлә Гарипова.
– Ләйлә Гарипова алганда ярдәм суммасы 50 мең сум иде. Хәзер 75 мең сум булды. Ул эшсез яки хезмәт хаклары аз булып, өстәмә акча эшләү максатыннан үз эшләрен башларга теләүчеләргә бирелә. Тик алар үзмәшгуль булырга тиеш түгел. Шушы акчаны алганнан соң гына үзмәшгуль булып теркәләләр, – диде социаль яклау бүлеге җитәкчесе Миләүшә Шакирова. – 25 кешегә ярдәм бирелде инде.
Максим Топилин шулай ук Арчадагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында да булды. Җитәкчесе Гөлназ Ибәтуллина өлкәннәрне озак вакытка карау системасы буенча эшнең ничек барышы, аның нинди нәтиҗәләр бирүе турында сөйләде.
– Киләчәктә тернәкләндерү барышында яңа технологияләр кертүне дә планлаштырабыз, – диде ул. – Интернатта тәрбияләнүчеләр бер минут тик тормый, дияргә була. Һәрберсе үзен кызыксындырган шөгыльне сайлый. Дәвалау физкультурасы, кул эшләре, рәсем, виртуаль туризм һәм башкалар.
Мәскәү кунагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортындагы тәртипне, өлкәннәргә карата булган мөнәсәбәтне, озак вакытка карау системасы буенча эшне югары бәяләде. Соңыннан министр өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортына суыткыч алу өчен Максим Топилин исеменнән сертификат тапшырды.
Яңа Чүриледәге психик яктан мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен каралган интернат-йортта да булдылар. Анда тәрбияләнүчеләр өчен шартлар – чиста, якты, иркен бүлмәләр, алардагы шартлар, туклану, тәрбия – гаҗәпләнерлек. Нинди генә шөгыльләргә өйрәтмиләр аларны. Кухняда бер төркем хатын-кыз өстәл бизи, икенчеләре коймак пешерә, сыйныф бүлмәсендә ноутбукларда эшләргә өйрәнәләр, спорт мәйданчыгында мини-футбол уйныйлар...
– Мин элек Россия Феде-рациясенең хезмәт һәм мәшгульлек министры идем. Һәм мине ул вакытта эшләнгән өлкәннәрне озак вакытка карау системасы буенча проектларның ничек үсеш алуы кызыксындыра. Шулай ук киләчәктә социаль контракт, үзмәшгульлекне үстерүгә дә зур урын биреләчәк. Һәр өлкәдә Татарстан эшне беренчеләрдән булып башлый һәм уңай нәтиҗәләргә ирешә, – диде Максим Анатольевич килүенең максаты белән кызыксынгач.
Максим Топилин:
Минем гадәти тормышта эшнең ничек торуын, бу проектларның кечкенә шәһәрләрдә, авылларда ничек үсеш алуын үз күзләрем белән күрәсем килде.
Гөлсинә Зәкиева