ЯҢАЛЫКЛАР


25
сентябрь, 2020 ел
җомга

Сәяхәткә чыккан бер егетнең йөри торгач яман да тамагы ача. Хәле бетеп елга яры буена килеп утыра бу. Утыра торгач суда агып килгән бер алма күрә. Ничек итсә итә,  әлеге алманы тотып алып ашый. Шуннан бераз хәл кереп китә, башына әлеге алманы рөхсәтсез ашадым, гөнаһ эшләдем, дигән уй килә. Хуҗасын табарга да, гафу итүен үтенергә!

Елга буйлап өскә таба атлый егет. Бара торгач бер авылга килеп чыга, елга буендагы бакчада үсеп утырган алмагачны күрә. Йортның хуҗасын табып, хәлне сөйләп бирә.

– Әйе, син зур гөнаһ эшләгәнсең, сорамыйча кеше әйберен алгансың, – ди хуҗа. – Сине гафу итү өчен ике шартым бар, шуларны үтәсәң, гафу итәрмен.


23
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 8-800-444-16-70 бердәм кайнар линия телефоны эшләвен дәвам итә. Ул эшли башлаганнан бирле(бу елның апрель аенда) Министрлык белгечләре 432 шалтыратуга җавап бирделәр. Мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесен (43%) авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә һәм фермерларга дәүләт ярдәме чаралары кызыксындыра. Шулай ук торак мәсьәләләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшкә урнашу мөмкинлекләре һәм агросәнәгать тармагы турында төрле характердагы белешмә мәгълүмат актуаль булып чыкты.


21
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Узган шимбәдә Арча районында Яңа Кырлай авылы янында традицион ат бәйрәме узды. Әлеге популяр ат-спорт ярышлары Татарстан Атчылык һәм ат спорты федерациясе инициативасы буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән уздырыла.

Ат ярышларының хәзерге форматы халыкара статус алды, 40, 80 һәм 120 км арадагы популяр узышларда Татарстан Республикасы спортчылары гына түгел, Россиянең башка төбәкләре, шулай ук якын чит ил спортчылары да катнашты. Мәсәлән, Белоруссиядән. Ике километрга кадәр арадагы “Авыл егетләре” чабышларында татар токымлы атлар ярышты. Тамашачыларга шулай ук «Аударыш», «Иң җитеш олаучы», «Иң матур арба» номинацияләрендә катнашучылар өчен дә «җан атарга» тәкъдим ителде.

16-19 сентября в Казани прошёл всероссийский конкурс "Лучший учитель татарского языка и литературы". В этом достойном соревновании приняли участие 237 учителей татарского языка и литературы 45 муниципальных образований Республики Татарстан и 23 учителя 12 субъектов Российской Федерации.

Зональный этап конкурса проводился с участием 50 конкурсантов из 45 муниципальных районов Республики Татарстан с 24 января по 12 февраля 2020 года на 9 зонах.

Татарстан Республикасында 5,315 млн. тонна ашлык суктырылган, быел уртача уңыш 35,3 ц/га тәшкил итә, бу 2019 елга караганда 5,4 ц/га артыграк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Кырлардан җыеп бетерәсе эшләр турында сөйләгәндә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы түбәндәгеләрне хәбәр итте:орлык өчен 45 мең га кукуруз, 75 мең га силос өчен кукуруз, 25 мең га рапс, 2,4 мең га бәрәңге, 1,4 мең га яшелчә җыеп аласы бар.


18
сентябрь, 2020 ел
җомга

Урман безнең иң зур табигый байлыгыбыз, бәяләп бетергесез икътисадый һәм экологик, рухи һәм эмоциональ ресурсыбыз. Ул тормышыбызның, мәдәниятебезнең, тарихыбызның аерылгысыз бер өлеше, экологик иминлек нигезе дә.

Бердәм белем бирү платформасы аграрийларны укыту өчен билгеләнгән. Бүген түләүсез сынау дәресләренә теркәлү ачылды. Бу хакта республика районнары белән видеоконференция режимы форматындагы киңәшмә барышында РИВЦ генераль директоры Нияз Хәлиуллин хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, «Агрополия» платформасын эшләү Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка бу елның июлендә «Татарстанда кыр көне» кысаларында тәкъдим ителде. Эшләнмә уңай бәя алды. Республика Президенты агросәнәгать комплексы өлкәсендә алдынгы технологияләргә өйрәтүнең мөһимлегенә игътибар юнәлтте. Ул вакытта платформа әле эшләнү стадиясендә генә иде, ә бүген инде ул эшли башлады.

Моңарчы без гриппка каршы вакцинага әллә ни игътибар итмәдек. Быел уйлана калдык

Коронавирус шикләндерә. “Грипп-ка каршы вакцина ясатсаң, коронавируска да тәэсире бар икән”, – дигән сүзләр йөри. Без бу турыда район үзәк хастаханәсенең эпидемиологы Чулпан Ситдыйкова белән сөйләштек.

– Дәлилләнгән рәсми мәгълүмат юк, – диде Чулпан Равиловна. – Грипп-ка каршы вакцинаны ясатырга кирәк. Без аны гаиләбез белән ясатабыз. Файдасын күрәбез. Вакцина ул организмда гриппка каршы торучы тәнчекләр барлыкка китерә. Бу процедураны үткән кешенең кайбер очракларда температурасы күтәрелергә мөмкин, әмма бу 2-3 көн эчендә уза, моннан курыкмаска кирәк.

– Татарстанда грипп бармы?

– Салкын тиюләр бар, әмма әлегә теркәлгән грипп очраклары юк.

– Нинди грипп көтелә?

– Нинди грипп киләчәге ел саен Бөтендөнья сәламәтлек саклау бер-ләшмәсе күзәтчелеге астында фаразлана hәм шул төр гриппка каршы эшләнелгән вакцина базарга чыга. Быел кулланыла торган вакцина А тибындагы ике төрле вирус һәм В тибындагы вируска каршы торучанлык барлыкка китерә. Әлеге вакцина районга да кайтты.

16 сентябрьдә Апаз һәм Шушмабаш авыл җирлекләрендә истәлекле вакыйгалар булды

Апаз авыл җирлеге башлыгы Ренат Садыйков бер килүдә яңа төзелә торган административ бинаны күрсәтеп йөргән иде.

Республика программасы буенча җирлекләр урнашкан биналарны районда ныклап төзекләндерү башланган иде инде. Ә менә Апаздагы кебек төзелеш – беренчесе. Тантанага җыелган җирлек башлыклары да мәһабәт бинага соклануларын яшермәделәр.

Яңа Кенәрдә яшәүче Равил Хәбибрахманов шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

“Кешенең бер гасырга якын гомерен берничә кәгазь битенә сыйдыру җиңелләрдән түгел. Аның бөтен күргәннәрен тасвирлау өчен китап кирәк булыр иде”, – ди кияве Сергей Баһаветдинов.

Равил абый Шекә авылында 7 балалы гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга килә. Араларында 2 генә кыз була, калганнары малайлар. Гаилә Касыймовлар фамилиясен йөртүгә карамас-тан, авыл җирлегендә ялгышып аны Хәбибрахманов дип теркиләр. Бүгенге көнгә кадәр ул башка гаилә әгъзаларыннан аермалы буларак шул фамилияне йөртә.

Сугыш чоры баласы ул. 1941 елда Равил абыйга нибары 11 яшь була. Олы абыйсы 18 яшьлек Мансурны фронтка алалар. Ә Равил абыйсы Рафаэль һәм апасы Рауза белән колхозда эшли башлый. 11, 12, 14 яшьлек балалар. Терлекләр карыйлар, басуда өлкәннәр белән беррәттән эшлиләр. Ачлык үзәкләренә үтә. Ахырда әниләре Хәтимә апа түзми, балаларын җыя да урманга алып китә, сугыш тәмамланганчыга кадәр урманчының ташландык йортында яшәргә мәҗбүр булалар. Балаларны урман туендыра. Җиләкләр, гөмбәләр җыялар, урманда яшәүче җанварларны тоталар. Равил абый бу көннәрне күз яшьләре белән искә ала. Туйганчы ашарга булмый, кышын суык үзәккә үтә, бүреләр килеп ишек төбендә улый... “Әнигә рәхмәт, бернинди авырлыкларга да карамас-тан, ул гаиләне коткарып кала алды”, – дип искә ала Равил Хәбибрахманов.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International