Хөрмәтле урман хуҗалыгы һәм урман эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре һәм ветераннары!

2020 елның 18 сентябре, җомга

Хөрмәтле урман хуҗалыгы һәм урман эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез-Урман хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

Урман безнең иң зур табигый байлыгыбыз, бәяләп бетергесез икътисадый һәм экологик, рухи һәм эмоциональ ресурсыбыз. Ул тормышыбызның, мәдәниятебезнең, тарихыбызның аерылгысыз бер өлеше, экологик иминлек нигезе дә.

Урманны саклау һәм арттыру-һәркайсыбызның бурычы, әмма бу эшкә бөтен гомерен багышлаган кешеләр бар! Туган якның яшел байлыкларын үз тәрбиягез астына алып, сез табигать гүзәллеген һәм байлыгын киләчәк буыннар өчен саклыйсыз. Һөнәри осталыгыгыз, фидакарь хезмәтегез һәм тугрылыгыгыз өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез.

Сезгә һәм сезнең якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, тынычлык, иминлек  телим! Иртәгәсе көнегез тотрыклы һәм ышанычлы булсын!

 

Муниципаль район башлыгы                                  И.Г.  Нуриев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International