Афәрин, тырышып уйнадылар!

2026 елның 8 мае, җомга

Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында спорт ярышларын оештырып тора.

Башта ярышлар зоналарда булды, аннан җиңүчеләр Арчада ярыштылар. Афәрин, тырышып уйнадылар.

Нәтиҗәләр:

1. Арчаның 6нчы хатын-кызлар командасы;

2. Арчаның 11нче балалар бакчасы;

3. Арчаның 9нчы балалар бакчасы.

Хатын-кызлардан иң яхшы волейбол уйнаучы дип Арчаның  6нчы мәктәбе укытучысы Алсинә Габдрахманова билгеләнде.

Ир-егетләр арасында

1. Яңа Кенәр мәктәбе;

2. Арчаның 7нче мәктәбе;

3. Арчаның 6нчы мәктәбе.

Ир-егетләрдән Яңа Кенәр мәктәбе укытучысы Рәмис Хәйруллин иң яхшы уенчы дип табылды.

Чемпионнар Яңа Кенәрдән Тәлгать Әхмәтов истәлегенә билгеләнгән күчмә Кубокны алу бәхетенә ирештеләр.

Командаларга Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International