Йога безне үзгәртергә тырыша, яхшы якка!

2026 елның 8 мае, җомга

Арчаның Казансу паркында йога белән шөгыльләнүче ике яшь кызга игътибар итми калмый мөмкин түгел иде. Чөнки хәрәкәтләре, онытылып тынычлыкта калулары кызыклы һәм бик матур күренеш

Румия Надршина

Яннарына бардым. Сөйләшеп киттек. Бик ачыклар булып чыктылар.

Диләрә Гыйльманова Казан медицина университетын тәмамлаган, бүген психиатрга ординатурада укый. Арчаның 1нче мәктәбен тәмамлаган. Камилә Минһаҗева шулай ук Арча кызы. Казан культура институтын тәмамлаган, бүген бала белән декретта.

– Мин йога белән  8 ел шөгыльләнәм инде, – ди Диләрә. – Менә туганым Камиләне дә йогага тарттым. Икебез бик рәхәтләнеп паркта табигатьтә йога белән шөгыльләнәбез.

– Ә сез, Диләрә, йога серләрен, хәрәкәтләрен каян өйрәндегез? Телефонда язылганнарга ышанып та бетәргә ярамый бит.

– Мин Казанда укыган вакытта йога секциясенә йөрдем. Йогада эчке дөнья үзе дөрес юлны ярып бара.

– Хәзер күңел төшенкелегенә бирелүчән кешеләр күп. Элек сугыш вакытында ире үлеп, ун бала белән тол калса да, ана чарасызлыктан бауга менмәгән, ә хәзер үз-үзләренә кул салучылар бар.

– Без бүген гади булмаган заманда яшибез. Хафалану, ару-талчыгулар гадәти бер тормыш рәвешенә әйләнде. Дөрестән дә, без үзгәртә, тәэсир итә алмаган нәрсәләр бар. Әмма безнең һәрвакытта да сайлап алу мөмкинлегебез  бар – ничек без бу халәткә (арулар, хафаланулар) тәэсир итә алабыз. Һәм нәкъ менә монда йога тәэсир итүгә сәләтле корал булып тора. Бүген йога еш кына физик күнегүләр – сузылу-тартылу, баланс, матур позалар буларак кабул ителә. Әмма, чынлыкта исә, аның асылы тирәнрәк ята. Йога – иң беренче чиратта ул акыл белән эш итү.

– Бу турыда тулырак. Йога нәрсәгә өйрәтә?

– Ул акрынаерга, туктарга, дөрес итеп сулыш алырга өйрәтә. Кыска гына вакытка булса да уй-фикерләрдән арынып торырга өйрәтә. Мондый гади тынычлык халәтендә эчке бер яктыру барлыкка килә.

– Бу нинди яктыру?

– Минем үземә йога сезне “үзгәртергә” тырыша дигән идея якын. Йога үзеңә кайтырга, үз-үзең булып калырга, табигать һәм тынычлыкны тоярга булыша.

– Хәрәкәт, спорт төрләре күп бит.

– Кешенең нинди хәрәкәт, спорт төрен сайлавы мөһим түгел. Ул булырга мөмкин йога, йөгерү, бию, урамга чыгып йөрүләр – теләсә нинди хәрәкәт кешенең үзе өчен эшли. Иң мөһиме шул – авыр уйларга бирелмәс өчен пассив тормыш рәвеше алып бармас-ка кирәк. Хәрәкәттә булган кеше күңел төшенкелегенә бирелми.

– Киңәшләрегез өчен рәхмәт.

...Камилә белән Диләрә, кояш нурлары яктысында онытылып, үз дөньяларына чумдылар. Мин юлымны дәвам иттем.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International