ЯҢАЛЫКЛАР


18
октябрь, 2019 ел
җомга

Пенсия белән бәйле сораулар редакциягә әледән-әле килеп тора.  Без халыкны кызыксындырган сораулар белән Пенсия фондының район бүлеге җитәкчесе урынбасары Гөлназ Ибәтуллинага мөрәҗәгать иттек.

– Гөлназ Гыйлембаевна, иң башта өстәп түләүләр турында сөйләсәгез иде. Кемнәргә каралган ул өстәмәләр?

“Арча нефть продуктлары” җәмгыяте янында яңа бер оешма “Арча сыр ясау заводы” ширкәте (ООО “АСЗ”) барлыкка килде. Бу хакта белүчеләргә караганда белмәүчеләр күбрәк, әлбәттә. Колакка чалынган булса да, ул хакта әле безгә дә тулы мәгълүмат килеп ирешмәгән иде. Ачыклык кертү һәм халыкка җиткерү максатыннан “Арча сыр ясау заводы” җитәкчесе Илһам Сабировка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. Ни белән шөгыльләнә, дип сорау дөрес булмас, чөнки анысы заводның исеменнән үк күренә. Шунысы кызык, заводта нинди сырлар җитештерелә?

Аның әнисе Хәмсәнә апаны яхшы беләм. Искиткеч кеше ул: кече күнелле, ачык йөзле, ярдәм итәргә әзер торган, һәр яктан булган... Аңа хас сыйфатларны санап кына бетереп булмый. Хәмсәнә апа һәркемгә үрнәк булырлык балалар да үстергән. Нинди эшкә алынмасыннар, барысын да булдыра алар. Илгизәр Бариев төзелеш белән бәйле булган бөтен эшләрне башкара: өйдәге бөтен мебельне үзе ясаган, челтәрле калайлар, капка-коймалар, калайга чокып эшләнгән күләмле фигуралар... Өендә тимерчелеге, бөтен столяр инструментлары белән столяр цехына кадәр бар. Буш вакыты булдымы, шунда йөрәгенә ял таба Илгизәр. Ясаган әйберләрен дусларына, туганнарына, танышларына бүләк итә.

Яңгырлардан соң шимбә көн матур булды. Арча стадионына Казан, Яшел Үзән, Балтач, Саба, Арча районнарыннан иң көчле чаңгычылар җыелды. 132 спортчы чаңгы-роллерларда ярышты. Сарманнан килгән Бөтенроссия категориясендәге судья, 2014 елда Сочида Кышкы Олимпия уеннарында судьялык иткән Шамил Хафизов хөкемдарлык итте.

Быел да ветераннар арасында шахмат һәм шашка буенча зона ярышы булды. Анда алты районнан килгән ветераннар көч сынашты.

Турнирны Пенсия фондының Арча районындагы клиент хезмәте җитәкчесе урынбасары Гөлназ Ибәтуллина, район ветераннар советы рәисе Наил Габдрахманов, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов ачып җибәрде. Алар шахмат, шашка осталарына уңышлар теләделәр.


17
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Экология, калдыклар белән эш итү һәм әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә игътибарны җәлеп итү; туган җиргә мәхәббәт һәм җаваплы караш тәрбияләү, экологик хәлне яхшыртуда үз әһәмиятен һәм ролен аңлау; калдыкларны аерым җыюны пропагандалауга һәм укучыларны әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләсен хәл итүгә җәлеп итү, экология һәм анын проблемаларын хәл итү өлкәсендәге теге яки бу проблемага үз монәсәбәтләрен белдерү мөмкинлеге тудыру кысаларында Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының «Мәгариф идарәсе» муниципаль учреждениесе тарафыннан 2019 елның 15 сентябреннән алып 15 октябрьгә кадәр «Без чиста шәһәр өчен!» дигән исем астында районкуләм конкурс утте.


16
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

14 октябрьдә Илшатны район башлыгы Илшат Нуриев та тәбрикләде, Рәхмәт хаты тапшырды, киләчәктә уңышлар теләде.

Илшат Өтнә авылыннан, хәзерге вакытта Үрнәктәге көллияттә дүртенче курста укый. “Бишенче сыйныфта укыганда ук әти белән комбайн ярдәмчесе булып эшли идем инде, – ди ул. – Быел менә үзем өлкән комбайнчы булдым”.

Нәфыйковлар фамилиясе районда яхшы билгеле. Әтиләре Ринат озак еллар мактаулы механизатор. Аның өлкән улы Ришат та әтисе янында техниканы яхшы белеп үсте. Хәзер өйләнеп Казан шәһәрендә яшиләр. Ришат һәр елны ял алып авылга кайта, комбайн белән бәрәңге ала. Хәзерге вакытта да басуда ул.

14 октябрьдә Татарстанда аналог телетапшырулары өзелде, республикада цифрлы телевидение үз урынын алды. Цифрлы телевидениегә күчү турында елга якын сүз алып барылса да, райондашларыбыз арасында бүгенгә кадәр приставкалар алмаучылар бар.

Цифрлы телевидение эшли башлаган көнне аны үзләре генә тоташтыра алмаучы райондашларыбыз район хакимиятенә һәм бердәм номер буенча волонтерлар ярдәменә мохтаҗ булуларын әйтеп мөрәҗәгать иткән.

Сатучы һәм сатып алучы арасында бәхәсле мәсьәләләр килеп чыкса, эш судка кадәр барып җитә. 2019 елның 1 октябреннән Суд эшләрен башкару кодексына, суд системасына үзгәрешләр керде. Шул уңайдан әлеге органның юристы, әйдәп баручы белгеч-эксперт  Рәисә Хөснетдинова халыкка яңалыкларны аңлата.


11
октябрь, 2019 ел
җомга

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Безнең район өчен авыл хуҗалыгы – мәшгульлекнең һәм керем чыганагының төп өлкәсе генә түгел, ул яшәү рәвеше, аннан башка үсеш була алмаган, авыр-лык белән, әмма тормышны яхшыртуга ышаныч белән бара торган ныклы нигез. Аграр секторның торышына, сәләтле җитәкчеләрнең, яхшы белгечләрнең, механизаторларның, терлекчеләрнең, фермерларның, тармакның башка хезмәткәрләренең көндәлек киеренке хезмәтенә районның икътисадый хәле генә түгел, ә социаль иминлеге дә бәйле.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International