ЯҢАЛЫКЛАР


13
сентябрь, 2019 ел
җомга

Хәйриячелек белән шөгыльләнгән җитәкчеләргә, шәхси эшмәкәрләргә чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез. Әмма андый шәхесләр гап-гади халык арасында да бар бит.

Заманында без паспорт өстәленә бардык та, кул куйдык та алдык. Нечкәлекләре истә дә калмаган. Дөреслектә, ул кеше күңеленә гомерлеккә уелып кереп кала торган вакыйга булырга тиеш. Шуны күздә тотып, ЗАГС бүлекчәсе яшьләр өчен чын бәйрәм оештырган.

Арча районының 4 мәктәбенә дә бу проект кысаларында эшләү бәхете елмайды. Бүгенге көндә Арчаның 7нче, Яңа Кенәр, Лесхоз һәм Иске Чүриле урта мәктәпләрендә эш гөрләп бара.

Кай арада үтә бу көннәр. Инде 1 октябрь – Өлкәннәр көне турында уйлый башладык. Пенсия фондының Арчадагы клиентлар хезмәте (бүлек хокукында) җитәкчесе урынбасары Гөлназ Ибәтуллина: “Тиздән 1 октябрь Өлкәннәр университеты эшли башлаячак”, – дип хәбәр итте безгә.

14 сентябрьдә Татарстанның  Арча  районы  Яңа  Кырлай  авылында   Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  булышлыгы  белән  “Ат көне”нә багышланган  ат  спорты  ярышлары  узачак. Чараны  тантаналы  ачу   11.00 сәгатьтә була.   


11
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Чүлмәкче малаен чүлмәк ватылганчы кыйный, дигән мәкаль бар. Быелгы урак өсте башлангандагы һава торышы күңелләргә шом салган иде, аны игеннәр җыелмый калган 1978 ел белән чагыштыручылар да булды. Бәхеткә, табигать рәхим-шәфкатьле булды, хәзер инде чәчүне иң соңыннан төгәлләгән хуҗалыклар да уракны төгәлләп киләләр.

Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар районда бик оешкан һәм тыныч шартларда узды. 17 сәгать 30 минутка Арча муниципаль районы буенча барлык сайлаучыларның 80 проценттан артыгы үзләренең гражданлык бурычларын үтәгәннәр иде инде. Район сайлау комиссиясеннән алынган мәгълүматларга караганда, район сайлаучыларының 94 проценттан артыгы тавыш бирүдә катнашкан.

Тантаналы чарада район башлыгы Илшат Нуриев, V чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллин катнашты.

Яңалыкны җиткерүче бакча мөдире Наилә Сәмиева сүзләренчә, әлеге куаныч Арча районы җитәкчелеге һәм мәктәпкәчә яшьтәге учреждениенең эшче төркеменең бар көчләрен салган тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Грантка, балалары бакчага йөрүче әти-әниләр өчен генә түгел, яңа туганнан алып өч яшькә кадәрле, әле бакчага йөрми торган балаларның әти-әниләре өчен дә “Об-Раз” (аралаш, үсештә бул мәгънәсендә) консультация үзәге ачылачак.

Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  терлекчелек  тармагының  2019 елдагы  8 айлык  эшенә  йомгаклар  ясадылар.    Киңәшмәне Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары  Нәҗип Хаҗипов үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International