Ягу сезоны башлана

2021 елның 17 сентябре, җомга

Хөрмәтле райондашлар, ягу сезоны башланыр алдыннан котельныйлар, җылылык бирә торган генераторлар һәм башка җылылык бирү җайланмалары тикшерелгән һәм төзекләндерелгән булырга тиеш.

Мич һәм башка ягу җай-ланмалары билгеләнгән янгын куркынычсызлыгы нормаларына туры килгән бүленеш корылмалары һәм мич авызы каршына 0,5х0,7 м зурлыгындагы калай урнаштырылсын. Ягу сезоны башланыр алдыннан мичне һәм төтен юллыкларын корымнан арындырырга, ягу чоры дәвамында кимендә 2 айга 1 тапкыр шушы эшне башкарырга кирәк. Янып торган  мичне караучысыз  калдыру, шулай ук күзәтүне  балаларга йөкләү катгый тыела. Мичне ягып җибәрер өчен тиз янып китүчән сыеклык-

лар кулланмаска киңәш итәбез.

Газ белән җылытучы мичләрне саклагыч җиһазлары (җылылык көйләгече, саклагыч клапаны)  төзек булган очракта гына кулланырга рөхсәт ителә. Төзек булмаган газ җиһазларын куллану тыела, чөнки бу очракта газ чыгу куркынычы яный. Бүлмәдә газ исе сизелсә, шырпы яндырырга, электр җиһазларын кабызырга һәм сүндерергә ярамый.

Көнкүрештә электр  приборларын  куллануга  аеруча игътибар итәргә кирәк. Төзек булмаган электр җылыткычларын кулланмагыз. Электр җиһазларын кулланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәгез. Үзегезне һәм йортыгызны янгыннан саклагыз!

Исегездә тотыгыз, янгынны сүндерүгә караганда кисәтүе җиңелрәк!

 

Илгизәр Исмәгыйлев,

Арча һәм Әтнә районнары буенча  янгын  күзәтчелеге бүлеге инспекторы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International