Җаваплылыкка тартылды

2021 елның 17 сентябре, җомга

Арча районы прокуратурасы җаваплылыгы чикләнгән “СтройРесурсВод” ширкәте вакытлы идарәчесенең хәлсезлек (банкротлык) турындагы законнарның үтәлеше турында мөрәҗәгате буенча тикшерү үткәрде.

Тикшерү күрсәткәнчә, Татарстан Республикасы Арбитраж суды билгеләмәсе белән ширкәткә карата күзәтү процедурасы кертелгән, вакытлы идарәче расланган.

Ширкәт җитәкчесе законны бозып, вакытлы идарәчегә хисап һәм башка документларны тапшыру буенча бурычын үтәми.

Арбитраж идарәчесенә аңа йөкләнгән бурычларны үтәү өчен кирәкле мәгълүмат һәм документларны тапшырудан читләшү яки баш тарту административ хокук бозу булып тора.

Шуңа бәйле рәвештә, прокуратура ширкәт җитәкчесенә карата РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 14.13нче маддәсенең 4нче өлеше (арбитраж идарәчесе эшчәнлегенә законсыз комачаулау) буенча эш кузгатты.

Татарстан Республикасы Арбитраж суды карары белән ширкәт җитәкчесе административ җаваплылыкка тартылды.

 

Динар Низамов,

Арча районы прокуроры ярдәмчесе, 1 класслы юрист

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International