Өзелә шигырь йөрәктән...

2021 елның 17 сентябре, җомга

Дамир Нуриәхмәтовның иҗат кичәсендә шуңа шөкер итеп утырдым,

Арчаның үзенең тынгысыз кешеләре бар.

Алар дүрт стена арасында өйдә генә утырмый. Дөньяга чыга, төрле кичәләрдә катнаша, җырлый, шигырь сөйли, матур итеп чыгыш ясый, көлдерә, елата, я тыңлап кына утыра... Урта Бирәзәдән шигырьләр язучы, ике китап авторы Дамирның 60 яшь тулу уңаеннан оештырылган иҗат кичәсендә әнә шундый якты күңелле кешеләр җыелган иде.

Ә Дамир көлдерә: “Кичәне алып баручы Рилә миңа 60 яшь тулды ди, шулай укмы икәнни, мин моңа ышанмыйм әле”. Сөбханалла, Дамир төз гәүдәле, йөзендә елмаю, егетләр кебек әле. Аның турында тыныч, яхшы, җор күңелле, үз сүзен әйтә белә торган, шигырьләрне үзенчәлекле итеп язучы дип сөйләделәр.  “Ә мин шагыйрь түгел, мин бары тик күңелемдәгесен кәгазьгә генә төшерәм”, – ди Дамир. Әллә шаярта, әллә ихлас әйтә. Яхшы хәтерлим әле, “Ачтым күңелем пәрдәсен” китабын тәкъдир итү кичәсендә якташ шагыйребез, галим Рифат Җамал болай дип сөйләгән иде: “Шагыйрьләрнең, язучыларның байлыгы халыкка кала. Иҗат ул шундый нәрсә, ком юып ятам, бәлки алтын чыгар...” Әйе, каләм яза-яза шомара. Алтын чыкканчы язасың, тапкач, тагын эзлисең...

Менә бүген Дамирның шигырьләрен укып утырам. “Анага мәдхия” шигыре күңелгә тиде. Бөек Ватан сугышында дүрт улын югалткан Һәдия әбием Зәйнуллинаның якты истәлегенә багышлыйм, дип язган автор.

Тукталгандай була икән вакыт

Өмет өзми зарыгып көткәндә,

Төннәрен дә сикереп торды ана

Тәрәзәгә җилләр чирткәндә.

Шагыйрьнең үзәге өзелә. Каһәр төшкән сугышта улларын югалткан ана язмышы борчый аны. Шагыйрьнең һәрнәрсәдә эше бар. Ул хис-тойгылары белән башкаларның да йөрәгенә кагыла, уйландыра. “Җил белән әңгәмә” шигырендә:

“– Әйтче әле, искән җил,

Син бит шундый ирекле.

Ниләр кылырга икән

Яулар өчен ирекне?” – дип сорый. Ә җил болай ди:

“Тугрымын вазифама,

Исү – минем төп хезмәт.

Ярап булмый һәркемгә –

Юкса бар да бер өммәт”. Ахырдан автор шыпырт кына болай ди:

“Ирек турында гәпләшү

Ике арада калсын.

Көфер уйлар килгәндә,

Авызыңнан җил алсын”.

Сәясәт һәм тормыш. Гаилә һәм мәхәббәт. Әни, әти һәм бертуганнар.  Туган җир һәм туган нигез. Бар да сыя шагыйрь күңеленә.

Мәсәлләр һәм балаларга шигырьләр дә яза Дамир. Дүртьюллыклар, кыска шигырьләре дә укырга күңелле.

Ә чалгыга барыбер –

Гөлчәчәктер, әремдер...

...

И чабабыз,

Чабабыз,

Абынабыз,

Егылабыз,

Тагын торып

Чабабыз.

Шөкрана

Кылырга

Калыр микән

Чамабыз?

...

Шигырь яздым, менә, диеп,

Мактау көтмим кешедән.

Бары күңел халәтем

Ак кәгазьгә төшерәм.

Җитеп торыр. Шигырьләрен укырга кирәк. Өзелә шигырь йөрәктән, дип яза... Аларда без әйтеп бетерә алмаган күңел халәте бар. Ул безнең халәт.

Дамир юбилеең белән! Исән-сау бул! Яңа иҗат җимешләре көтеп калабыз! Алтыннарны!

 

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International