Яңа Кырлайда булып үткән Ат көнендә көрәшче малайлар бәйрәмгә кунак кына булып килмәде, алар көрәште.
49 малай Яңа Кырлай мәктәбе спорт залында бил алышты.
2005 елгы һәм аннан яшьрәкләр иде алар. Ярышның ачылу тантанасында район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының бүлек җитәкчеләре Игорь Головин, Сергей Гудин катнаштылар. Алар көрәшчеләрне сәламләп, уңышлар теләделәр. Ышаныч белән белдерелгән теләкләрдән күңелләре үсеп киткән көрәшче малайлар зур тәвәккәллек белән келәмгә чыктылар... Җиңүчеләрне зур мәйданда зурлаячаклар бит!
Көрәшүче малайлар күп иде. Көрәш алай тиз генә бетмәде. Бәйрәм мәйданында көтеп алдылар үзләрен. Әнә, үзләре дә, зур мәйданга чыгып, тезелеп бастылар. Яннарында тренерлары. Район көрәш федерациясе рәисе Ринат Алеев та шунда. Котлаулар башланды! 9 үлчәү авырлыгында 1нче, 2нче, 3нче урыннарны алган егетләр бер-бер артлы пьедесталга күтәрелделәр.
Барлык җиңүчеләр һәм призлы урынны алучылар медаль, грамота һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Һәрбер катнашучы кайнар ризык белән тәэмин ителде.
Командалар арасында 1нче урынга Шушмабаш мәктәбе чыкты (тренер Марат Сәләхов). 2нче урында Кәче һәм Иске Чүриле мәктәпләре җыелма командасы (тренеры Рәис Галиев), 3нче урында Арчаның 6нчы мәктәбе командасы (тренерлары Фәнил Һидиятуллин, Илшат Фазылҗанов), 4нче урында Яңа Кырлай мәктәбе (тренер Марат Сәләхов). Уңышлар егетләргә!
Менә алар:
40 кг га кадәр
1нче урын – Хәбибрахманов Айтуган (Шушмабаш мәктәбе)
2нче урын – Вәлиәхмәтов Нияз (Кәче мәктәбе)
3нче урын – Шәймуллин Шамил (Лесхоз мәктәбе)
45 кг га кадәр
1нче урын – Фәйзрахманов Рүзәл (Ашытбаш мәктәбе)
2нче урын – Рәхимов Рәзил (Кәче мәктәбе)
3нче урын – Нуруллин Илназ (Яңа Кырлай мәктәбе)
50 кг га кадәр
1нче урын – Фәйзрахманов Райнур (Арча педагогика көллияте – Ашытбаш мәктәбе)
2нче урын – Искәндәров Ислам (Арчаның 6нчы мәктәбе)
3нче урын – Гыйләҗев Азат (Урта Курса мәктәбе)
55 кг га кадәр
1нче урын – Шакиров Нияз (Шушмабаш мәктәбе)
2нче урын – Вәлиев Илмир (агросәнәгать көллияте)
3нче урын - Фазылҗанов Әмир (агросәнәгать көллияте – Түбән Мәтәскә мәктәбе)
60 кг га кадәр
1нче урын – Кәримов Таһир (Шушмабаш мәктәбе)
2нче урын – Сафин Илназ (АПК)
3нче урын - Миннуллин Рәзил (Яңа Кырлай мәктәбе)
65 кг га кадәр
1нче урын – Хәйретдинов Ранил (АГТТ – Яңа Кырлай мәктәбе)
2нче урын – Шакирҗанов Рияз (Яңа Кенәр мәктәбе)
3нче урын – Ларин Руслан (Шушмабаш мәктәбе)
70 кг га кадәр
1нче урын – Вәлиәхмәтов Дияз (Кәче мәктәбе)
2нче урын – Нәҗметдинов Ильяр (Наласа мәктәбе)
3нче урын – Ибраһимов Рафаэль (Шушмабаш мәктәбе)
80 кг га кадәр
1нче урын – Моратов Динияр (АПК – 6нчы мәктәп)
2нче урын – Шакиров Булат (6нчы мәктәп)
3нче урын – Вәлиев Фаил (Шушмабаш мәктәбе)
80 кг нан югары
1нче урын – Вәлиәхмәтов Әмир (Кәче мәктәбе)
2нче урын – Абдеев Салават (6нчы мәктәп)
3нче урын – Ровнейко Илназ (Шушмабаш мәктәбе).
Румия Гарифҗанова