Наласа авылында яшәүче Рамил Мөхетдинов “Блогер. Татар” бәйгесендә җиңеп грантка ия булды.
Рамил Рафис улын бүген бөтен дөньядагы татарлар белә. Читтә яшәүче якташлары аңа бигрәк тә рәхмәтле. Наласаны моңарчы җыр аша белсәләр, Рамил Мөхетдинов Интернет челтәре аша авылдагы һәр яңалыкны, мөһим вакыйгаларны фоторәсемнәр белән урнаштырып бара. Ә бит бу аның мавыккан шөгыле генә.
Бәйгедә җиңүе белән котлаганнан соң Рамил Рафис улыннан: “Барына да ничек өлгерәсез?” – дип сорадым.
– Күп вакытны ала инде, уйнап кына диярлек башлаган шөгыль шундый хуплау, кызыксыну табар дип көтмәгән идем, – диде ул. – Хәзерге вакытта 1193 язылучым бар, аларның саны арта бара. Матбугат.ру һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе үткәргән “Һөнәри блогерлар” бәйгесен кызыксынып күзәткән идем. “Авылыңны таныт” дигән икенче бәйгедә катнашып карарга булдым һәм җиңеп чыгуым мине тагын да канатландырып җибәрде.
– Сезнең туган авылыгызның патриоты булуыгызны беләм. Сезнең гаилә дә туган якка тугрылыклы кешеләрдән тора бит.
– Әйе, әтием Рафис (мәрхүм инде) колхозда токарь булып эшләде, әнием Фәния фермада сыер сауды. Без дүрт малай үстек, мин иң өлкәне. Фәнил Арчада яши, Раил авылда төпләнде, шәхси эшмәкәр, Фаил төп йортта. Ул “Игенче” агрофирмасында эшли, үзләренең 6 сыерлары бар.
– Мондый туганнар белән теләсә кайсы эшне башкаруы җиңелдер...
– “Мөхетдиннәр” дигән төркем оештырдык, нәрсәдер эшләргә кирәк булса шунда язабыз да, җыелышып башкарып та куябыз. Туганлык җепләре нык безнең. Дүртебезгә дә өй салып чыктык. Наласа мәктәбендә 70 бала укый, шуларның 8е – Мөхетдиннәрнеке.
– Үзегезнең гаилә белән дә таныштырсагыз иде.
– Хатыным Адилә иминият компаниясендә эшли. Өч балабыз бар. Әнвәргә – 14, Әнгамга – 12, Әнисәгә 1 яшь. Әнвәр Кырымда әле. Ул Укучылар сарае каршындагы “Нур” телестудиясенә йөри, “Нәсел җебе” дигән фильмда уйнады. Әлеге фильм грантка лаек булды, менә шул исәпкә ял оештырдылар. Малайларның киләчәккә планнары бар инде. Әлегә мәктәптә укыйлар, җәен башка малайлар белән көтү көтәләр.
– Без авыл малайлары көтү көтеп үстек инде, үзе бер кызык-
лы дөнья иде бит.
– Әйе, мин дә көттем көтүне. Хәзерге балаларның күбесе аның нәрсә икәнлеген белми дә. Инстаграмга “Чыбыркы шартлата беләсезме?” – дигән сорау куйган идем әле. Җаваплар кызыклы гына. Чыбыркы музей экспонатына әверелә бара.
– Шуннан мәктәпне тәмамлагач кая юл тоттыгыз?
– Әлифба мине Арча педагогика көллиятенә алып килде. Анда безне татар теле һәм әдәбиятыннан Рәшидә һәм Мөнирә Әхмәтовналар, Дилә Габбасовна кебек атаклы педагоглар укытты. Аларны зур ихтирам белән искә алам. Киләсе елда көллиятне тәмамлауга 20 ел тула. Аны тәмамлагач Казанда педагогика университетында татар теле һәм әдәбияты факультетында укыдым, аспирантурада укып алдым әле. Шунда Татарстанның халык артисты Марсель Җаббаров җитәкләгән “Мизгел” яшьләр театрына йөрдем. Шунда туплаган тәҗрибә алдагы юлымда да ярап куйды. Арчада “Җидегән чишмә” халык театрында режиссер булып эшләргә туры килде. Биш ел район мәдәният бүлеген җитәкләдем, башка җаваплы урыннарда эшләдем. Кая гына барсам да: “Мин Наласада туган!” – дип горурланып яшим. Туган авылым миңа яшәү көче бирә.
Ерактагы якташларым мин куйган фоторәсемнәрне күргәч, язмаларны укыгач туган авылыбызга кайткан кебек булдык, дип рәхмәт әйтеп язалар. Элекке фотолар зур кызыксыну тудыра. Элек яңа кавышкан парларның язылышулары авылда үзе бер зур вакыйга иде бит. Хәзер Арчагамы, башка җиргәме барып язылышалар да, бу турыда авыл белми дә кала. Элегрәк нинди матур үтә иде бит алар! Менә без 2005 елның 19 августында өч пар бер көндә язылыштык. Авыл Советы рәисе Рәдиф Хәлиуллин бүләк иткән зәңгәр капка салынган шәмдәлне әле дә кадерле ядкәр итеп саклыйбыз. Шунда җыелган бала-чага, туганнар, авылдашлар – үзе бер манзара! Ә хәзер ЗАГСларда язылышкан яшь парлар конвейердан чыккан кебек. Шундый матур бәйрәм рәсми вакыйгага әверелеп калды. Яңартасы, саклыйсы иде ул матур традицияләрне. Үзенә күрә тәрбияви әһәмияткә дә ия иде алар, яшьләрдә җаваплылык хисен арттыра иде.
Рамил Рафис улы хәзерге вакытта балалар белән радиожурналистика дәресләре алып бара. Аның белән очрашулар тагын булачак әле.
АКШтан килгән хатлар
.jpg)
Язучы, журналист Д.Л.Паттерсон узган гасырның 70нче елларында Наласа авылында булып киткән. Хәзер Вашингтон шәһәрендә яши. Рамил Мөхетдинов аның белән элемтәгә кереп хатлар алыша.
Кадерле Рамил Мөхетдинов!
Бик җылы хатыгыз өчен рәхмәт. Татарстаннан шундый хат алу сюрприз булды! Кешеләр мине хәтерлиләр икән бит!
Мин яшь вакытта бөтен Россия буйлап, ул чакта Советлар Союзы дип атала иде, сәяхәт итә ала идем, аудиторияләр алдында үз әсәрләрем белән чыгышлар ясадым. Бу минем өчен искиткеч еллар иде.
Миңа хәзер 87 яшь, кайвакыт бик картайганмын икән дип уйлыйм. Минем хәтер начарлана. Наласаны тулырак итеп искә төшерәсе килә. Ул бик үзгәрмәгәндер дип уйлыйм, әмма, кызганыч, кайбер урыннар үзгәрә.
Сезнең авылга килгәнгә кадәр минем Советлар Союзының ул төбәкләрендә булганым юк иде. Бик дусларча каршы алуларын хәтерлим. Сезнең рәис Мирзаян Вахитов кунакчыл иде. Ризыклар бик тәмле, сәяхәтем бик ошады. Аңа кадәр яшәгән Мәскәүгә бөтенләй охшамаган иде. Сездә кайбер китапларымнан өзекләр, шигырьләр укыдым кебек.
Минем сәяхәтемнең фото-графияләре булмау кызганыч. Вашингтонга күченгәндә аларны Мәскәүдә калдырдым кебек, хәтерләмим.
Миңа язуыгыз өчен бик шатмын. Хәтеремнең элеккеге кебек булмавы кызганыч.
Сезгә тормышыгызда уңышлар телим.
Иң яхшы теләкләр белән Джеймс Ллойдович Паттерсон.
Вашингтон,
21 февраль 2021 ел.
Кадерле Рамил!
Фоторәсемнәр өчен рәхмәт. Сезнең авыл шундый искиткеч һәм уңайлы булып күренә. Мин анда үземне, карлы вакыт булса да, өйдәге кебек хис итәр идем кебек.
Вашингтонда бу кышта кар аз иде. Сезнең авылдагы кар төшерелгән фотография бик ошады. Һәм Мирзаян Вахитовның хатыны белән төшкән рәсеме. Аларның инде безнең арада булмавы бик кызганыч, әмма өйләрендә уллары яшәве һәм үз хезмәтен бик яхшы башкаруын белеп шатландым.
Сездә минем берәр китап бармы? Мәскәүдә яшәүче энем Томнан берәр китабымны җибәрүен сорыйм.
Үзегезнең почта адресын җибәрегез.
Сезгә иң яхшы теләкләр белән Джеймс Ллойдович Паттерсон.
Ильяс Фәттахов