Арча Мәдәният йортында республикакүләм “Аулак өй – баттл” проекты туры булып узды.
Ул Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Бөтендөнья Татар конгрессы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә оештырылды. Проект авторы – “Аулак өй – баттл”ның хуҗабикәсе, “Үз өем” электрон журналы мөхәррире Сәрия Закирова һәм аның “Кызлар җыры” төркемендәге дус шагыйрәләре.
Чараның максаты – замана баласын үткән белән киләчәкне тоташтыручы күпер итеп тәрбияләү. Моның өчен алар тарихны да, туган телне дә, милли гореф-гадәтләрне, йолаларыбыз, көй-моңнарыбызны да яхшы белергә тиеш. Шуны күздә тотып чакырылды инде аулак өйгә яшьләр һәм студентлар.
Районыбыз данын ике команда – “Каурый каләм” иҗат берләшмәсе әгъзалары һәм югары сыйныф укучы кызлары яклады. Сораулар җиңел генә түгел иде. Өстәвенә, көндәшләре – татар шагыйрәләре. Тураклап киселгән шигырьне дөресләп төзергә генә түгел, аның авторын, исемен дә дөрес әйтергә кирәк. Шул чакта гына командага иң югары балл – “5”ле куела.
Элек аулак өйләрдә “йөзек салыш” уйнаганнар. “Аулак өй – баттл”да да бар иде ул, тик анда йөзек урынына учка сорау язылган кәгазь салып киттеләр. Җәза үтисе урынга да шул сорауларга җавап бирәсе.
“Аулак өй” гөрләп торды. Катнашучылар үз осталыкларын да күрсәттеләр. Мәктәп укучылары командасы шагыйрәләр җыелма командасы белән тигез уйнаса, “Каурый каләм”нәр көндәшләрен җиңеп чыкты. Жюри әгъзалары, шулай ук якташыбыз, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал Арча командаларының әзерлегенә югары бәя бирде.