Бар назыбызны аңа бирдек

2021 елның 17 сентябре, җомга

Арча станциясендә яшәүче Рәфига һәм Фердинат Хәбреевлар кызыл якут туйларын билгеләп үттеләр.

Кырык ел тигезлектә яшәгән бу гаиләне котларга район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина, район хатын-кызлар советы җитәкчесе Альмира Гатауллина һәм районның иң актив хатын-кызларының берсе Сәгыйдә Гаязова килде.

Алар юбилярларга район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатын, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләге тапшырдылар. Соңрак иң якын күршеләренең берсе Әминә Гаффарова кереп, бу пар турында матур сүзләрен җиткерде, изге теләкләрен белдерде.

Юл таныштыра бу парны. Рәфига Нефтебазада фатирда яши, көн дә педагогия училищесына укырга йөри. Юл кырыена чыгып машина тота.

– Минем “Урал” машинасында эшләгән вакыт. Көн саен юл кырыенда басып торган бу кызны карап үтеп китә идем. Беркөнне туктарга булдым. Утыртып алып мендем. Шуннан танышып киттек. Өч ел йөргәннән соң өйләнештек, – диде Фердинат.

– Шул көннән башлап гомер буе машинада йөртте инде ул мине, – дип өстәде Рәфига.

Фердинат станция егете. Армиядән кайтканнан соң хезмәт юлын шофер булып башлый. Аннан АТХда гараж мөдире, механик була. Техник-технология техникумын тәмамлаган егет машиналарны биш бармагы кебек белә. АТХ ябылгач, чистарту корылмасына эшкә урнаша.

– Хезмәт юлымны ар-миягә кадәр дә Казанда башлаган идем, лаеклы ялга да Казанда эшләп чыктым, – ди.

Ә Рәфига Чиләбедә яшәгән. Арча педагогия училищесына укырга кергән. Соңрак әниләрен дә туган як туфрагы бу якларга тартып кайтарган. Гаилә Арчага кайтып урнашкан.

– Юллама буенча эшкә Чаллыга киткән идем. Ике елдан кияүгә чыгып Арчада төпләнеп үк калдым. Арчаның икенче мәктәбендә башта башлангычларга белем бирдем, аннан рус теле һәм әдәбиятын укыттым. Әле уйлап утырам, 38 ел гомеремне педагогика өлкәсенә багышлаганмын икән. Хәзер лаеклы ялда. Өйдә. Балаларга булышам. Фердинат белән икәү утырып чөкердәшеп чәй эчәбез. Бик рәхәт, – диде Рәфига. – Фердинатның төп нигезендә яшибез. Йорт салып чыктык. Иремнең кулыннан килмәгән эше юк. Элек-электән бар нәрсәне бергә башкарабыз – өйне салганда да мин такта тотып торсам, ул кадак какты.

Ике кызлары бар. Лилия кияүдә, ире Рамил белән Мурат исемле ул үстерәләр. Декрет ялында. Белеме буенча педагог-психолог. Әмма кечкенәдән хыялланган эше белән шөгыльләнә – визажист, чәчтараш ул. Икенче кызлары кечкенәдән табиб булам, ди. Бөтен имтиханнарын 98 балл белән тапшырып, үз көче белән медицина институтының педиатрия бүлегенә керә. Хәзер дүртенче курста, югары стипендия алып укый.

– Әтисе кебек үк аз сүз-ле, акыллы. Фердинат та һәрвакыт төпле фикерләре белән ярдәм итте. Тирәнтен уйлый ул. Чын ир-ат. Ныклы терәгем булды. Бик тыныч та ул. Мин үзем кызурак. Ут белән су без. Кызуланып китеп, тавыш күтәрә башласам, чыга да китә. Ул әйләнеп кергәндә мин тынычланган булам инде, – диде Рәфига. – Аннан укытучының эше чиксез бит аны. Өйгә дә кайта. Өйдә өлгергәнен эшләдем, өлгермәгәне торып торды. Фердинат бер сүз әйтмәде. Мин дә аның сүзеннән чыкмадым.

– Усалрак булды инде. Бүтән бер гаебе юк, – диде Фердинат җитди кыяфәт белән, аннан шаяртам гына, дигәндәй, көлеп җибәрде.

Әмма зур йөрәк яралары да бар аларның. Ул да булса – бала хәсрәте. Улы, 15 яшьлек Ринат, укытучысы дәрестән куып чыгарганга үз-үзенә кул салган. Бу вакыйгага 24 ел үткән инде. Тик әти-әни өчен ул гомер буена ачы хәсрәт булып йөрәктә яшәячәк.

– Дөнья туктап калгандай булды. Сөйләшә дә алмадым. Бернәрсә кирәк булмады. Миңа да, Фердинатка да. Юанычыбыз Лилия булмаса, белмим нишләр идем. Акылдан язам, дип торам. Әни тагын бер бала тап, диде. Ишетәсем дә килмәде. 2000 елда тәвәккәлләдем – 41 яшемдә Алияне алып кайттым, – диде Рәфига ханым. – Өчәүләшеп бар назыбызны аңа бирдек.

 

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International