Чираттагы ялдан эшкә чыккач, башкалар ничек ял итте икән, дигән сорау белән кызыксындым.
Иң беренче эш итеп район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов белән сөйләштек.
– Быел ялларны оештырып булдымы? Коронавирус комачауламадымы? – дип сорадык.
– Профсоюз әгъзаларының җәйге ялын файдалы итеп оештырырга тырыштык, – дип сөйләде Вакыйф Харисов. – “Кырымда сәламәтлекне ныгытабыз” программасы нигезендә Евпаториядә 12 кеше (10 көнлек юлламага 16 мең сум түләделәр), Феодосиядә 6 кеше 15 меңгә ял итеп кайтты. Бу бәягә автобус белән бару-кайту, өч тапкыр ашау, яшәү керде. “Профсоюз юлламасы буенча санаторийлар” программасы нигезендә “Ижминводы” санаториенда 10 көн 50 процент ташламалы юллама белән, ягъни 14700 сумга 8 кеше сәламәтлекләрен ныгытты. Чыгымны республиканың профсоюз оешмасы күтәрде. Һәм тагын өч кеше шушы санаторийда 20 процент ташламалы юллама белән республиканың профсоюзлар федерациясе хисабына (ташлама 5880 сум тәшкил итте) ял итте.
“Теплоходта сәяхәт” программасы буенча 19 кеше 4 палубалы “Ф. Панферов” теплоходында Түбән Новгородка, юлламаның 25 процентын түләп, өч көнлек сәяхәткә барып кайттылар. Арчадан Казанга махсус автобус илтте. Шулай ук автобус Казаннан алып та кайтты. Каютаның категориясенә карап, сәяхәтчеләр 4-6 мең сумга ял иттеләр.
“Россияне өйрәнәбез” программасы буенча 11 кеше автобуста Санкт-Петербургка сәяхәткә барды.
Килешерсез, ял итәргә күпләр каршы түгел. Әмма бәяләре генә куркыта. Вакыйф Вагыйзовичны тыңлаганнан соң, менә бәхетле кешеләр, дип уйлап куясың. 16 мең сумга, Кырымга кадәр барып, ял итеп кайт әле син! Ял итүчеләрнең үзләрен тыңлыйк әле.
Арчаның 4нче мәктәбе укытучысы Рания Әхмәтгалимова: “Без профсоюз оешмасы ярдәме белән икенче тапкыр Кырымга барабыз инде, – дип сөйләде. – Кырымны бик ошатабыз. Бу юлы мәктәптән Гөлчәчәк Әсхәтовна белән икәү бардык. Ялыбыз июль аена туры килде. Һава торышы бик әйбәт булды. Көне дә, диңгезе дә шәп иде. Автобуста юлда туктый-туктый бардык. Арганнар диңгезгә баргач онытылды. Ә кайтканда өйгә кайтам дип сөенеп кайтасың. Аллага шөкер, коронавирус белән дә авырмадык. Рәхмәт, безгә шундый ташламалы ял оештырган профсоюз оешмасына”.
Курса-Почмак мәктәбеннән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлия Гобәйдуллина: “Без хезмәттәшем Гөлия Хәерова белән теплоходта Түбән Новгородка барып кайттык, – дип сөйләде. – Район мәктәпләре һәм бакчаларыннан барысы 19 кеше идек. Өч көнлек сәяхәт бик күңелле булды. Культуралы программасы да яхшы уйланган. Төрле уеннар, ярышлар, концерт, дискотека, хәтта китапханәсенә кадәр эшләп торды. Мондый күңелле сәяхәткә икенче тапкыр чыгабыз инде. Беренчесендә Чабаксарга бардык. 6 мең сумга менә дигән сәяхәт булды ул! Түбән Новгородны да күрсәттеләр. Безгә бик ошады”.
Арчаның 2нче мәктәбеннән башлангыч сыйныфлар укытучысы Айгөл Сабирҗанова шулай ук җәйге ялдан алган хис-тойгылары белән уртаклашты. “Өч санаторийда булган бар, – дип сөйләде ул. – Иң ошаганы быелгысы – “Ижминводы” санаторие булды. Безнең профсоюз оешмасы шундый файдалы ялларны оештырып тора, безнең сәламәтлекне кайгырта. Гел эш белән генә дә булмый бит. Эшебез җиңелләрдән түгел. Җәен ял итеп, сәламәтлекне ныгытып, менә тагын яңа уку елын башладык. Барыбызга да исән-сау яшәргә һәм эшләргә язсын!
Вакыйф Вагыйзович: “Мөмкинлекләр бар. Эш белән генә түгел, ял да итә дә белергә кирәк. Гел “чапкан” организм таушалучан. Сәламәтлекне кайгыртып торырга кирәк”, – дип тәмамлады сүзен.
Румия Надршина