Хатын-кызларның машина руле артына утырулары әле кайчан гына шаккатыргыч вакыйга булып кабул ителә иде.
Хәнифә Мостафина, Нуридә Миннуллина тарихка районның беренче хатын-кыз шоферлары булып кереп калдылар. Ә бүген урамдагы машиналар ташкынына күз салыгыз – һәр өч машинаның икесендә руль артында хатын-кыз булыр.
Алай гына да түгел әле, 10 сентябрьдә Өлкән яшьтәге кешеләр көне уңаеннан үткәрелгән “Автобабай – 2021” конкурсында катнашучыларның яртысы әбиләр иде. Әбиләр дип тә әйтерлек түгел үзләрен, яшьләре генә олыгайган, кызлар кебек әбиләр әле алар.
Бабайлар дигән-нәребез белән дә шулайрак. Безнең легендар спортчыбыз Ягъфәр ага Шәмиевкә 84 яшь дип әйтергә тел әйләнми. Кайларда гына очратмыйбыз аны, балыкчылар ярышы дисеңме, чаңгычылар, шахматчылар арасында да шул Ягъфәр абый. Хәрәкәттә – бәрәкәтнең нәрсә икәнлегенең менә дигән үрнәге инде бу. Әле күптән түгел генә Казансуда 3 килога аз гына тулмаган чуртан тоттым, дип сөйләп торды.
– Мин Мөрәледә чаңгы ярышында катнаштым, – ди ул. – Шунда сүз бирделәр. “Мин Арчага 1964 елда килдем, – дип сөйләп киттем. – Ул вакытта да миңа тиң чаңгычылар юк иде, бүген дә миңа тиң кеше юк – миңа – 84 яшь”, – дидем. Рәхәтләнеп көлештеләр.
.jpg)
Менә шулай юмор хисен югалтмыйча яши ветеран. Бабай–шоферлар арасында икенче урынны алды ул. “Бервакытны ГАИ хезмәткәрләре туктатты. “Бар да тәртиптәме?” – дип сорыйлар. “Тикшерегез!” – дидем. Чөнки бар да тәртиптә булуын яхшы белә.
Ә ир-бабайлар арасында беренчелекне Дамир Шакиров алды. Компьютерда имтиханны иң тиз тапшыручы, машинаны иң оста йөртүче ул булды.
Мөхәммәт Гыйльметдинов өченче булды. Призерлар бар да Арча шәһәреннән.
Хатын-кызлар арасында Мәмсә авылыннан Тәнзилә Вәлиева җиңүче булды. Арчадан Әлфия Дәүләтова – икенче, Наҗия Гыйззәтуллина өченче урында.
Әлеге кызыклы бәйгене ЮХИДИ бүлекчәсе “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” учреждениесенең Арча районындагы бүлекчәсе, ДОСААФның Арча бүлеге, район ветераннар советы белән бергәләп оештырды. Җиңүчеләргә Дипломнар, бүләкләр тапшырылды.
11 сентябрьдә шундый ук бәйге автомобиль йөртүче студентлар арасында уздырылды. Ул “Автосессия – 2021” дип атала иде. Беренче урынны Марат Гыйлаҗиев алды. Руслан Усманов – икенче, Нияз Кәримов өченче урында. Җиңүчеләр Дипломнар, бүләкләр алды.
Ильяс Фәттахов