“Удача” бигрәк уңган

2021 елның 17 сентябре, җомга

Ашытбаш авылында яшәүче Рәис Шәкүров шалтыратты: “Бәрәңге алабыз, уңышка исләрең китәрлек, “Удача” сорты бигрәк  уңган!” – ди.

Икенче көнне ул Арчадагы сәүдә урынына бәрәңгеләрен, кәбестә, кабак һ.б. төяп үзе дә килде. Анда Рәисне көтеп алалар, бәрәңге сораучылар күп.

– Тырышмасаң бернәрсә дә булмый, – ди Рәис. – Бәрәңгенең чүбен утап торырга, мөмкин булса су сибәргә кирәк. Мин быел бәрәңгене 1 майда утырттым, алда безне коры җәйләр көтә, иртә  утыртсаң алданмыйсың.

Сортны белеп сайларга кирәк. “Удача” һәм “Луговская” сортлары иң яхшылары дип саныйм. Тәмле дә үзләре, корылыкка да чыдам.

 

Ильяс Сәхәпов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International