Яңа Кенәрдән Габделбәр Сабиров безнең газетаның актив хәбәрчесе. Гыйбрәтле язмышлы кешеләр, кызыклы очрашулар, чаралар турында яза ул.
Ветеранның хәрефләре энҗе бөртегедәй тезелеп киткән. Матур яза. 24 сентябрьдә Габделбәр абыйга 75 яшь тула. Сугыш арты баласы ул. 1946 елгы.
– Безнең чор балалары рәхәттә үсмәде, – дип сөйли. – Сугыштан соң да ачлык, ялангачлык, хәерчелек хөкем сөрде. Әтнә районы Иске Җогып авылында бишенче ир бала булып туганмын. Әни, Разыя, барысы 9 ир бала таба. Алтыбыз исән-сау үсә. Ул вакытта бала үлү очраклары күп була. Әти, Гарифҗан, колхозда агач мастерскоенда эшләде. Өйдә өстәл, урындык, карават, комод, шкафлар ясап сатты. Шул хисапка 6 баланы үстерде.
Кечкенәдән каз, сыер, сарык-лар көтә. Үсә төшкәч, көрәк-сәнәк тота башлагач, колхоз бригадиры көн саен эшкә әйтә башлый. Ат белән комбайннан ашлык ташыйлар, комбайн копнителеннән салам төшерәләр, эскерт өяргә салам китерәләр, ат белән урманга яфракка баралар, ат белән сугу машиналарының барабанын әйләндерәләр, ат арбасына таш төяп юл төзиләр, Әтнә май заводыннан ат белән сыек сөт ташыйлар, утын ягып, сушилкада ашлык киптерәләр, ат белән бәрәңге арасын яралар, төнлә ат көтәләр...
11 сыйныфны Күлле-Киме мәктәбендә тәмамлый. Казан кооператив техникумына хисапчылар әзерли торган бүлеккә укырга керә. Төньяк флотта армия хезмәтен үтә.
1972 елда Яңа Кенәр кызы Фәниягә өйләнә. 2 кыз үстерәләр. Аларның хәзер үз тормышы. 4 оныклары бар.
Балачак эш белән генә үтмәгән. Беренче тапкыр авыл сәхнәсенә 4нче сыйныфта укыганда чыга. Спектакльләрдә катнаша. Галош, түбәтәй, көрти киеп, мулла булып уйнавы әле дә истә. Бервакыт аны Яңа Кенәр мәдәният йорты җитәкчесе Салих ага Хисмәтуллин чакырып ала. “Энем, театр уйнарга бер егет кирәк иде, Ул егет спектакльдә гармун да уйный, җырлый да, өйләнә дә”, – ди. Габделбәрнең Яңа Кенәр сельпосында эшли башлаган вакыт була ул. 1970 ел. “Ой, Салих абый, мин гармунда уйный да, җырлый да белмим, өйләнүен өйләнермен анысы”, – ди Габделбәр. “Борчылма, сәхнә артында баянчы уйнап, җырлап торыр, син гармунда уйнаган булып, кычкырып җырларсың, – дип күндерә егетне Салих ага.
– Спектакльдә булачак кәлә-шем Фәния дә уйнады, – дип искә төшерә юбиляр. – Шуннан дуслашып киттек. 1972 елдан тормыш дигән спектакльдә уйныйбыз. Быел 50нче елга аяк бастык. Агач, калай, таш эшләре нәселдән әтидән киләдер. Өй салганда да барлык эшләрне үзем башкарырга тырыштым. Түбә калайларын ясау, тәрәзә, ишек утырту, җылылык торбаларын сузу – барысы да шушы куллар белән эшләнде. Ә менә кайбер ирләргә хас сүгенү, тәмәке тарту, аракы эчү кебек сыйфатларга өйрәнә алмадым. Машина да йөртмим.
Эх, ул баштан үткәннәр... Армиягә китеп, бер ел үтүгә февральдә әтисе, июньдә әнисе үлә. “60ны гына уздылар”, – дип уфтана Габделбәр абый. Армиядән кайткач, колхоз рәисе янына эш сорап керә. Егетнең өйне буш тотасы килми. Колхоз рәисе Хәмбәл Шәрәфиев якты йөз белән каршы ала. “Бик әйбәт булыр, – ди колхоз рәисе. – Клубка кеше кирәк иде. Клуб мөдире булып эшләрсең. Баянчылар курсына да укырга җибәрермен”. Һәм сорап куя: “Син армиягә кадәр нишләгән идең?” “2 айдан артык техникумда укыдым, армиягә алдылар”. “Алайса син энем, укуыңны дәвам ит. Сиңа шундый киңәш бирәм”.
– Хәмбәл абый дөрес киңәш биргән миңа, – дип сөйли Габделбәр абый. – Укыдым. Тулай торакта яшәдем. Укыганда да тик тормадым. Тәрәзә пыялалары, өстәл, урындык, ишек һәм башкаларны төзәттем. Ял, каникулларны күрмәдем. Кечкенәдән әти янында балта-пычкы тотып үскәнгә агач эше таныш иде. Кышын 5нче сыйныфтан соң тактадан гөл чүлмәкләре ясап сата идем, ул акча китап-дәфтәр өчен ярады. Яңа Кенәр сельпосында 24 ел эшләдем. Баш хисапчы, сельпо рәисе булып та хезмәт иттем. 5 ел Яңа Кенәр терлек симертү совхозында баш хисапчы булып тордым. 1990нчы елларда сельполар, колхоз, совхозлар бетә башлады. 10 ел Яңа Кенәр коммуналь хуҗалыгында баш хисапчы булдым. 2009 елда 63 яшемдә лаеклы ялга чыктым. 1974 елдан Яңа Кенәр сайлау участогы секретаре вазыйфасын башкардым. 44 ел эшләвемне искә алып, медаль бирделәр. 2012 елдан Яңа Кенәр ветераннар советы рәисе. Ул грамота, Рәхмәт хатларын, армиядән пенсиягә киткәнче бик күп бирделәр.
...Менә шундый ул безнең актив хәбәрчебез Габделбәр абый Сабиров. Без аны юбилее белән котлыйбыз. Габделбәр абый, исән-сау бул, авыртма, тигезлектә балалар куанычы белән яшәргә язсын! Сездән яңадан-яңа хатлар көтеп калабыз.