Йөгерешчеләр ярышты

2021 елның 24 сентябре, җомга

Узган шимбәдә Арча стадионы йөгерешчеләрне “Татарстан кроссы – 2021” массакүләм ярышларына җыйды.

Йөгерешчеләрне көннең иртәдән салкын торуы да куркытмаган. Ярышлар башланганчы ук стадионда тормыш кайнап тора иде инде: кемдер күнегүләр ясый, кемдер тыныч кына ярышлар башланганын көтә, ә кемдер фотога төшә. Фото дигәннән, “активрак булыгыз, фотога төшәргә дә онытмагыз, кросста катнашканыгызны белсеннәр”, – дип шаяртып алырга да онытмады алып баручы Рамил Шәрәфиев.

Тантаналы өлешне озакка сузмыйча гына район башкарма комитеты җитәкчесе  Расул Мөхәррәмов, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов ярышларны ачып җибәрде һәм спортчыларга уңышлар теләде. Йөгерешкә китәр алдыннан волонтерлар – Арчаның 6нчы мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Азалия Миннуллина һәм Арча педагогика көллиятенең 2 курс студенты Лиана Яруллина йөгерешчеләрне биетеп тә алырга өлгерде. Алга китеп шуны да әйтергә кирәк, Лиана үзе дә ярышларда катнашты һәм 16-25 яшьлекләр арасында икенче урынга лаек булды.

... Мәктәп укучылары, һөнәри белем бирү уку йортлары студентлары, укытучылар, район электр челтәре, ДОСААФ, Идарәче компания, район хастаханәсе, балалар сәнгать мәктәбе коллективлары – барысы да старт бирелгәнен көтә. Бер-бер артлы стартка 5–8, 9–11 сыйныф укучылары, 16–25 яшьлек егетләр һәм кызлар, 25 яшьтән өлкәнрәкләр һәм 40 яшьтән өлкәнрәк катнашучылар тезелде. 5–8 сыйныфлар, 40 яшьтән өлкәнрәкләр – 1, 9–11 сыйныф укучылары, 16–25 яшьлек кызлар, 25 яшьтән өлкәнрәкләр – 2 километрга йөгерде. Ә 16–25 яшьлек егетләргә дистанциянең иң озыны эләкте. Аларга 3 километр ара үтәргә туры килде.

Кросста иң актив катнашучылар, мөгаен, мәктәп укучылары булгандыр. Җан атарга килгән укытучылары укучыларга көч биреп, аларны үсендереп торды.

Оештыручылар – район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге йөгерешкә килүчеләр өчен бөтен мөмкинлекләрне дә тудырырга тырышкан – йөгер генә! Финиш сызыгын узучыларны җылы коймак белән кайнар чәй көтә иде.

Җыр-бию, күңелле музыка белән үрелеп барган “Татарстан кроссы – 2021” җиңүчеләрне һәм призлы урыннар алучыларны бүләкләү белән тәмамланды. Район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов, аларның һәркайсын котлап, Грамоталар, медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. 

“Татарстан кроссы – 2021” җиңүчеләре белән arskmedia.ru сайтында таныша аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International