Мәдинә әби өендә тавыш бирде

2021 елның 24 сентябре, җомга

Иске Ашыт авылында яшәүче Мәдинә Шәрәфеевага декабрьдә 101 яшь тулачак. Гасырдан артык гомер итүче райондашыбыз да сайлауларда катнашты. Авыл җирлеге хезмәткәрләре белән Мәдинә ханымның өенә бардык.

“Күптән килгәнегез юк, әйдәгез керегез”, – дип каршы алды ул безне.  “Беренче тапкыр сайлауда катнашканым истә түгел, 18 яшемдә мин Мәскәүдә идем...” – дип истәлекләрен барлый башлады ул. Яшь чакларын хәтерләп бетермәсә дә, сугыш елларын яхшы хәтерли Мәдинә әби. Тик нәрсә генә сөйли башласа да, хатирәләре әнә шул дәһшәтле сугыш елларына барып тоташа. “Фикерем чуала башлады. 100 яшемне тутырганнан соң, зиһенем китте, картайдым ахыры инде”, – дип шаярып та куйды ул. Хәтере начарланса да, кемгә тавыш бирәсен яхшы белә иде Мәдинә Шәрәфеева.

Ил-көннәребез тыныч булсын, сугыш афәтләре кабатланмасын, дигән теләктә озатып калды безне Мәдинә әби.

 

 

Минашаева Рәмзия Рәхимҗановна – 77,64%

Сафина Миләүшә Шамилевна – 12,83%

Сафин Нәзыйх Вәзихович – 9,53%

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International