Музейда дәрес бара

2021 елның 24 сентябре, җомга

Арчаның “Казан арты” тарих-этнография музеенда сәяхәт итеп кенә калмыйлар, дәрес тә үткәрәләр.

Румия Гарифҗанова

17 сентябрьдә, сайлауның беренче көнендә,  Арчаның В.Ф.Ежков ис. 1нче мәктәпнең 11А сыйныф укучылары музейда  дәрестән тыш чарада катнаштылар.

Өстәлләр артына түгәрәкләнешеп утырып, Арча урамнары исемнәре тарихы проектын төзеделәр. Дәресне тарих укытучысы Эльмира Ибраһимова алып барды. “Без музейда беренче тапкыр гына дәрес үткәрмибез, – дип сөйләде Эльмира Равилевна. – Балалар музейда эшләргә ярата. Монда бит икенче мохит”. Балалар үзләре дә шулай ди.

Укучылар Габдулла Тукай, Федор Шаляпин, Мөхәммәт Мәһдиев, Валентин Ежков исемендәге урамнарның тарихына проектлар төзүдә катнаштылар, алга таба алар тупланган материаллардан күргәзмә эшләячәкләр, мәгьлүматларны халыкка җиткерәчәкләр.

Мәсәлән, опера җырчысы Федор Шаляпин 1885–1886 елларда Арчада һөнәр училищесында укыган. Шуңа да Арчада аның исеме белән бер урамның аталуы очраклы түгел. Дәрес кызыклы бара. Берәүләр сөйли, икенчеләр тыңлап утыра. Аннан тыңлап утырганнар сөйләргә чыга. Яшьләргә иҗади эшләрендә уңышлар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International