Бәяләрне йөгәнләсеннәр иде

2021 елның 24 сентябре, җомга

17 сентябрь. Сайлауның беренче көне. Иртәнге сәгать 8 тулмаган әле.

Арчаның В.Ф.Ежков ис. 1нче мәктәп ишек төбенә сайлаучылар җыелган инде. 940нчы сайлау участогы мәктәпнең беренче катында урнашкан. Биредә Зур, Шәрык, Гагарин, Юл тыкрыгы, Кирпеч, Островский, Заводская, Чишмәле, Совет мәйданы урамнарында яшәүчеләр сайлый. Үзем дә шунда тавыш бирдем.

Иң беренче булып сайлау участогына килгән Алсу Минһаҗева: “Район ветеринария берләшмәсендә эшлим. Бер генә сайлаудан да калганым юк, – дип сөйләде. – Бүген иртүк килгән идем инде мин монда. Без сайлаячак депутатлардан бары тик яхшылыкны гына көтәбез. Тормышлар тагын да яхшырсын иде”. Район үзәк хастаханәсендә эшләүчеләр Адилә белән Алинә дә шул ук фикердә. 

Арчада яшәүче Вәзыйх Батталов: “Пенсионерларның дәрәҗәсен күтәрсеннәр иде, – дип тели. – Пенсияләрен арттырсыннар. Нинди хәл инде бу: көн саен бәя күтәрелә?! Бәяләрне йөгәнләсеннәр – бездән теләк шул”.

Зур урамында яшәүче Гомәр Яруллин: “Депутатлардан без шуны өмет итәбез: ил-көннәр тыныч, бар да яхшы булсын!”

Сайлаучылар килеп тора. Хәтта чиратка бастылар. Арчаның 1нче мәктәбендә 940нчы сайлау участогында сайлауларны оештыра беләләр. Бар да тәртиптә, закон кушканча. Директор Эльмира Сафина үзе дә шунда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International