Яңасала яңара

2021 елның 24 сентябре, җомга

Асфальт юлдан Арчадан Яңасалага бик тиз барып җиттек. Ныклап төзекләндергәннән соң, мәктәпне ачу тантанасына килдек.

Арчадан Яңасалага барып җиткәнче 10 километрлап юл үтәсе. Заманында халыкның йөрәк бәгыренә төшкән пычрак юллар хәзер ерак томан артында калып бара.

Авыл эченә кергәч, юл уңаенда ТАССРның халык язучысы Гомәр Бәширов туган нигезендә ачылган парк һәм истәлек тактасы, елга буенда чишмәсе күренеп кала. Гомәр Бәшировлы Яңасала авылы... 2017 елда авылда сугыш чоры балалары һәм тыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә Хәтер паркы ачылды. Авылда нәрсә дә булса эшләнеп тора...

Мәктәпне ачу тантанасына район башлыгы Илшат Нуриев килде. “Шушы яңартылган, якты, матур мәктәптә балаларга сөенеп укырга язсын”, – дип теләде ул. Тантанада Яңасала авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафин, мәктәпне ремонтлаган “Арча КСМы” ширкәте җитәкчесе Салават Нуриев, Арчаның 7нче мәктәп директоры Ирек Исмәгыйлев, авыл ветераннары советы рәисе Оркыя Мөхәммәтҗанова чыгыш ясадылар.

Башлангыч мәктәп бу. Хәзер менә бер түбә астына мәктәп, балалар бакчасы, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты урнашты. Мәктәпнең зур бер бүлмәсендә язучы Гомәр Бәшировка багышланган музей да бар. Яңартылган мәктәпкә сөенгән балалар тантанага килгән абый-апаларын матур итеп шигырьләр сөйләп, җырлап, биеп каршы алдылар. 

Бар да: “Мәктәп гомерле булсын, балаларның шатлыклы авазларыннан тынып тормасын”, – дип теләде.

Мәктәпне “Арча КСМы” ширкәте бригадасы ныклап төзекләндерде. Баш прораб Азат Җәләлетдинов: “Без мәктәпкә март аенда килдек, – дип сөйләде. – Мәктәп салкын, балалар киенеп утыра иде. Бина начар хәлдә иде. Иң башта түбәсен яптык. Су керттек. Идәннәрен, ишекләрен, тәрәзәләрен алмаштырдык. Идән астыннан югарыдан түбәнгә таба су йөри иде. Күпме балчык кына салдык без монда. Спортзал, җылыту системасын, ашханәсен эшләдек. Андый ашханә Арчада юк. Тыштан җылытып, калай белән әйләндереп алдык. Мәктәпне каплап торган биек агачларны кистек. Алгы як ничек яктырып китте хәзер. Мәктәпкә керү юллары – бар да өр-яңадан эшләнде. Кыскасы, күп эшләнде”.

Авылның истәлекле бәйрәме авыл халкы белән бергә үтте. Балалар, укытучылар, тәрбиячеләр, өлкәннәр бәйрәм түрендә булды. Күрше Айван авылына кияүгә чыгып гомер итүче Галина ханым гаиләсе белән килгән. Иптәше Тәлгать, кызы, оныгы... “Мин үзем керәшен гаиләсеннән, – дип сөйләде Галина ханым. – Әти Дмитрий, әни Ольга Ивановна. Без укыган мәктәп авыл башында зират янында иде. Элеккеге чиркәү бинасы. Күрше-тирә авыл балалары белән бергә укыдык. Яңасала, Платоновка, Каенсар, Байрак, Красный Октябрь, Кардоннан да төшеп укыдылар. Бер сыйныфта 16 бала идек. Ул көннәрдән 50 еллап гомер үткән. Без укыган мәктәп юк инде... Бу мәктәп 1987 елда төзелде, дип сөйләделәр. Әйбәт итеп ремонтлаганнар. Күрәсе килде... Оныгым Азалия шушында фелдшер-акушерлык пунктында шәфкать туташы булып эшләячәк”.

Авылның өлкән апа-абыйлары, әти-әниләр: “Ил-көннәребез тыныч булсын, – дип теләде. – Рәхмәт төзүчеләргә, мәктәпне яхшы итеп яңарттылар. Башлангыч булса да, авылда мәктәпне бетерә күрмәсеннәр. Мәктәп бетсә, авыл бетә, диләр. Эх, авылда эше дә булса...”

...Ә балалар уйный-көлә. Аларга өр-яңа мәктәп, бакча булды. Әнә, нәни кызчык ни сөйли:

Яңа мәктәпкә барасың, –

Дигәч, әни шатландым.

Очраган бөтен кешегә

Шулай диеп мактандым.

Балалар сөенеченә ни җитә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International