Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында АПК продукциясен экспортлаучыларга дәүләт ярдәме чаралары буенча практик семинар узды, анда Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мәгълүмат сәясәте һәм махсус проектлар департаменты директоры Роман Чекушов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, республиканың экспорт юнәлешендә эшләүче «Казан май-экстракция заводы» АҖ, «НӘФИС-БИОПРОДУКТ» АҖ, «Август-Мөслим» ҖЧҖ, «Чистай» үсемлек мае заводы, «Зернопродукт» ХК» АҖ, «Зернотрейд» ҖЧҖ, «Агропро» ҖЧҖ кебек предприятиеләр вәкилләре катнашты. Чара видеоконференция режимында узды.
“Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм” илкүләм проекты кысаларында Татарстанда эш башлаучы фермерлар үз эшләрен ачу өчен “Агростартап” программасы буенча 6 млн. сумга кадәр грант алырга мөмкин. Заявкалар 31 мартка кадәр кабул ителә.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән авылда үз эшләрен ачкан кешеләр шактый. Мәсәлән, Чирмешән районының Югары Кәминкә авылыннан Шәмсетдиновлар гаиләсе зур булмаган терлекчелек фермасын ачты. 2015 елда алар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының республика программасы буенча кече ферма төзүгә 200 мең сум грант алдылар.
Габбас Шәмсетдиновның 20 ел мөдир булып эшләгән үз фермасында 8 сыер бар. Гаилә бөтен эшне үзе башкара. Хуҗалыкта трактор, тагылма җайланма һәм сенаж өчен үләннәр ваклагыч бар. 40 гектар пай җирендә бөртекле культуралар һәм күпьеллык үләннәр үстерәләр. Терлек азыгы җитәрлек, саҗтып алмыйлар – барысы да үзләренек. Сыерларны электр көтүчесе белән көтүгә алып чыгалар.
Яңа коронавирус йогышлы авыруы таралуга бәйле рәвештә, Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан 2020 елның 18 мартында 294 номерлы "Карантин очрагында хасталык кәгазе рәсмиләштерүнең, вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособие билгеләү һәм түләү кагыйдәләрен (алга таба – Кагыйдәләр) раслау турында” карар кабул ителде.
Кагыйдәләр 2020 елның 20 мартыннан 1 июленә кадәр гамәлдә булачак.
Кагыйдәләр Россия Федерациясенә яңа коронавирус йогышлы авыруы (2019-nCoV) белән авыру очраклары теркәлгән илләрдән кайткан иминиятләштерелгән затларга, шулай ук алар белән бергә яшәүче эшләүче иминиятләштерелгән затларга кагыла. Ягъни хасталык кәгазен хезмәткәр үзе генә түгел, ә бергә яшәүче эшләүче гаилә әгъзалары да ала ала. Хасталык кәгазе алучыларның калган категорияләренә әлеге тәртип кагылмый.
Пособиене билгеләү һәм түләү Россия Социаль иминият фонды системасында (алга таба – ФСС) электрон документ рәвешендә урнаштырылган хасталык кәгазе нигезендә гамәлгә ашырыла.
Электрон хасталык кәгазьләрен кем бирә?
Әлеге электрон документ дистанцион бирүне һәм электрон хасталык кәгазьләрен рәсмиләштерүне үзәкләштереп тәэмин итүче медицина оешмаларының махсус исемлегенә кертелгән медицина оешмасы табибы тарафыннан бирелә һәм имзалана.
Татарстан Республикасында мондый вәкаләтле медицина оешмасы итеп "18 нче шәһәр сырхауханәсе” ДАСУ (Казан) билгеләнде.
Хезмәткәр нинди документлар рәсмиләштерергә һәм тапшырырга тиеш?
Электрон хасталык кәгазен рәсмиләштерү өчен граждан хасталык кәгазенең электрон формасын бирү турында гариза җибәрә. Гариза иминиятләштерелгән затның шәхси кабинеты аша бирелә, аңа керү ФСС сайтында Бердәм идентификация һәм аутентификация системасы аша тәэмин ителә.
Корайван авылыннан Фәнис Әхмәтханов шәхси хуҗалыкны үстерүгә керткән өлеше өчен район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
“Минем төп ярдәмчеләрем шушылар инде, – диде мәктәптән кайтып кергән уллары Сәйдәш белән Кәримгә, хатыны Гүзәлгә күрсәтеп. – Хәзер өсләрен алыштыралар да терлекләр янына чыгып китәләр”.
Аларга нәни уллары Инсаф та иярде. Беренче булып ул сәнәккә килеп тотынды.
– Мин гаиләдә төпчек бала. Әти авылда, безнең янда каласың, дип үстерде. Шуңа читкә каеру турында уйламадым да. 5нче сыйныфта укыганда әти белән колхозда сарык көтүе көттем, 7-8 сыйныфта комбайнда эшләдем. Армиядән кайтканнан соң шофер, аннан механик, инженер булдым. Әтнәдәге техникумны, авыл хуҗалыгы институтын тәмамладым. Фермерлар барлыкка килә башлагач, мин дә үземне сынап карарга булдым. Башта 27 гектар пай җирләрен алдым. Печән чәчтем. Тик артык табыш булмады. Гаилә фермасы төзеп карарга булдым. Суыткыч, транспортер һәм башка җиһазлар алдым. 900 мең сум субсидия бирделәр. Грантка баллар җитмәде. Ул вакытта фермер булырга теләгәннәр күп иде, – диде Фәнис.
Мөндештә Хәлим Гарипов, Көтектә Дамир Шакирҗановның фермер хуҗалыкларын үзенә күрә бер рәхәтлек белән карап йөрисең
Буш урында диярлек эш башлап җибәргән Хәлим Гарипов әле менә 120 баш терлеккә исәпләнгән яңа торак, склад салып куйды. Дамир Шакирҗанов узган ел 100 башлык торакны сафка бастырды.
Терлекчелектә ике айлык эшкә йомгак ясаганда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге киңәшчесе Роберт Хәйретдинов: “Кайбер фермерлар зуррак хуҗалыкларның борыннарына чиертә башладылар”, – дип, шуларны күздә тотып әйтте дә инде.
Семинарда катнашучылар әлеге ике хуҗалыкта булганнан соң “Казанка” ширкәтенең Казанбаштагы фермаларын карадылар. Биредә дә күңел сөенерлек үзгәрешләр булды. Җимерек фермалар торгызылып, түбәләре төсле калай белән ябылды, шайтан таяклары баскан территория тәртипкә китерелде. Биредә таналарны бәйләмичә асрыйлар, чиста, көр алар.
“Казанка” хуҗалыгында сыер савучыларның айга 50 мең сумга кадәр хезмәт хакы алулары турында ишеткән бар иде. “55 мең сум алучылар да булды. Эшләгән кеше яхшы хезмәт хакы алырга тиеш, – диде хуҗалык җитәкчесе Айдар Сабиров. – Без уртача хезмәт хакын 30 мең сумга җиткерүне максат итеп куйдык”.
Әңгәмәдәшебез – Пенсия фондының Арчадагы клиентлар хезмәте җитәкчесе урынбасары Гөлназ Ибәтуллина.
– Гөлназ Гыйлембаевна, өлкән кешеләрне караган өчен түләүләр барын беләбез. Бу түләүләр буенча газета укучыларыбызда сораулар бар. Карауга мохтаҗ кешеләр категориясенә кемнәр керә?
– Бу категориягә 1 төркемдәге инвалидлар, инвалид балалар, 80 яшьтән узганнар һәм 80 яшькә кадәрле медицина нәтиҗәсе буенча ярдәмгә мохтаҗ пенсионерлар керә.
– Караучының тәрбиягә мохтаҗ кеше белән бергә яшәве яки бер гаиләнеке булуы мәҗбүриме?
– Мәҗбүри түгел.
– Караучы булып теркәлү өчен төп шарт нинди?
– Караучы хезмәткә яраклы һәм беркайда да эшләмәүче булырга тиеш. Яшәү урыны буенча мәшгульлек үзәгендә исәптә тормау һәм пособие алмауны раслаучы белешмә кирәк булачак. Балалар 14 яшьтән караучы булып теркәлә ала.
Безнең районда 2019 елның 1 сентябреннән “Мехуборка” дип аталган компанияләр төркеме каты көнкүреш калдыклары җыю белән шөгыльләнә
Әңгәмәдәшебез – әлеге компания вәкиле Айрат Хәсбиуллин.
– Айрат Рәшитович, башта районда яшәүчеләрнең сезнең коллектив эшеннән нигездә канәгать булуын әйтим әле. Чүпне билгеләнгән вакытта алалар, контейнерларның тулы килеш торганын да күргән юк.
– Әйе, без халык канәгать, шәһәр һәм авыллар чиста булсын, дип тырышабыз. Кышкы чорны да әйбәт кенә уздырып җибәрдек, зур проблемалар килеп чыкмады.
Вак-төяк мәсьәләләрне вакытында хәл итеп бардык. Безне дөрес аңлаганнары өчен район халкына рәхмәт! Рәхмәт сүзләре ишетү безгә дә күңелле, бу безгә тагын да тырышып эшләргә көч бирә. Район, шәһәр җитәкчеләренә, авыл җирлекләре башлыкларына шулай ук рәхмәт сүзләре әйтәм. Матур итеп, аңлашып эшлибез.
Бу хакта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте.
Искәртеп узабыз, 2019 елның 6 февралендә Сакланыла торган селекция казанышларының дәүләт реестрында Татар токымлы атларга патент теркәлде. Татар атларының феноменаль чыдамлыгын, бертуктаусыз 7-8 сәгать хәрәкәт итә алуларын һәм 100-120 км ара уза алуларын Россия иппология фәне дә билгеләп үтә, тагын андый атларның тудыру сәләтенең югары булуын, эссегә һәм салкынга чыдамлыгын да әйтеп китәргә кирәк.
Бүген Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев социаль әһәмиятле авыл хуҗалыгы продукциясенә һәм азык-төлеккә бәйле вәзгыять мониторингы буенча Оператив штаб утырышын үткәрде. Чарада Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
Дмитрий Патрушев сүзләренә караганда, гомумән алганда, Россия Федерациясенең азык-төлек базарында хәлләр тотрыклы, складларда һәм бүләү үзәкләрендә продукциягә кытлык күзәтелми.
Татарстанда ташламалы авыл ипотекасы программасы буенча 86,5 млн сум күләмендә 36 кредит бирелде. 1 млрд 656 млн сумга 713 заявка хупланган инде. Беренче кредитларны «Россельхозбанк» АҖенең Татарстан төбәк бүлекчәсе бирә башлады.
Шуны искәртеп узабыз, 2020 елда «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» буенча яңа дәүләт программасының төп инструментларының берсе буларак, ташламалы авыл ипотекасы программасы гамәлгә ашырыла башлады. Анда Омск, Оренбург, Амур һәм Калининград өлкәләре, Алтай крае, Марий Эл һәм Татарстан республикалары халкы беренчеләрдән булып катнаштылар.