Җәмәгать урыннарында мөмкин кадәр сирәгрәк булу һәм короновирус инфекциясе йоктыру куркынычын киметү максатын күздә тотып, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе гражданнарга, аеруча өлкән яшьтәгеләргә дәүләт хезмәтләренә шәхси кабинет аша дистанцион рәвештә мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.
Дөреслектә Пенсия фондының теләсә кайсы хезмәтен бүгенге көндә Фонд сайтындагы шәхси кабинет яисә Дәүләт хезмәтләре порталы аша алу мөмкинлеге бар. Кабинет сервисы Пенсия фонды эшчәнлегенең күпчелек юнәлешләрен һәм гражданнарга тиешле түләүләрне колачлый, шуңа күрә шәхси кабинеттан пенсионерлар гына түгел, пенсияләрен формалаштыручылар яисә башка социаль түләүләргә хокуклары булучылар да файдалана ала.
Алдагы ике атнага фаразланган һава торышы буенча туң туфракка ашламалар кертү эшләрен башкару өчен уңай чор булачак.
Бүгенгә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләре буенча Актаныш, Чистай, Азнай, Буа, Биектау, Мөслим, Алексеевск, Арча, Тәтеш, Апас, Лаеш, Минзәлә, Сарман, Ютазы, Аксубай, Әлмәт, Әтнә, Баулы, Чүпрәле, Зәй, Зеленодольск, Кайбыч, Кама Тамагы, Лениногорск, Мамадыш, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе һәм Тукай районнары игенчеләре язгы кыр эшләренә керештеләр.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белән бергә «Казан» агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды.
Сәүдә мәйданчыгында Арча һәм Кукмара муниципаль районнары фермерлары продукциясе китерелгән иде. Шулай ук шәһәр халкына үз продукциясен «Татпотребсоюз» оешмалары, «Яратель» кошчылык фабрикасы, «Сервис-Агро», «АгроИнвест», «Татагролизинг» компанияләре, «Лаеш балык заводы», «Залесный» агрофирмасы һәм «Майский» теплица комбинаты тәкъдим иттеләр.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров нәселле терлекчелекнең торышы белән таныштырды.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков сүзләренә караганда республикада азык-төлек складларындагы продукция барыбыз өчен дә җитәрлек
Көн темасына
Өйдә карабодай белән тоз, шикәр комы бетеп килә. Төшке ашка кайтканда (17 март) юл уңаендагы кибеткә кердем. Алып бетергәннәр, киштә бушап калган. Кассирдан:
– Коронавирус белән бәйлеме бу? – дип сорыйм.
– Әйе, – дип җавап бирде кассир.
Хафага бирелмәдем. Эштән кайтканда икенче кибеттән алырмын әле, дип юлымны дәвам иттем. Кичке сәгать 5 тулып киткәч, икенче кибеткә кердем. Анда мәхшәр иде. Буш чыктым. Ә барыбер дә өченче кибеттә карабодайга тап булдым. Капка тутырылган 5 килолысы булды. Ул көнне хезмәттәшебез дә тоз ала алмады. “Тозсыз нишләрбез?” – дип борчылып кайтып китте. Икенче көнне иртән эшкә елмаеп килеп керде. “Кибеткә бөтен нәрсә чыккан, тозлы булдым”, – диде ул сөенеп.
Кибетләренә халык яратып йөргән “Тайд-Фойл” ширкәте җитәкчесе Айдар Закиров белән сөйләштек.
– Бездә тонналап бар да бар, – дип сөйләде ул. – Долларга карап, бәяләр азрак артырга мөмкин. Монысы бездән тормый.
Узган ел умартачыларга басуларны агулаганда шактый зыян килде. Быел да бу хәл кабатланмасын өчен нинди чаралар күрелә?
Быел яз килде, дип тә әйтеп булмый, чөнки кыш булмады да ич, диячәксез. Чынлыкта да шулай. Умарта кортлары өчен дә кышкы чор дүрт айга сузыла иде. Узган көз соңгы очышны 7 ноябрьдә ясадылар, быел менә 29 февральдә беренче очышлары булды.
Башка җан ияләре дә җылы кышка, иртә язга каршы түгел. Кара каргалар 23 февраль тирәләрендә үк туган якларга кайтты, инде сыерчыклар да күренә, күлләрдә аккошлар йөзә. Кар аз дип тынычланып йөрмәгез, телевизор әнә рес-
публикабызда да су баскан урыннарны күрсәтә, идән асларын, базларны караштыргалап торыгыз.
Сүзне умарта кортларыннан башлаган идек. Җылы кыш алар өчен салкын кыштан да катлаулырак. Умарта өйләрендә тотканда бигрәк тә. Ана корт алданрак йомырка сала башларга да мөмкин, вакытсыз чыккан үрчем мәшәкатькә әйләнәчәк, бал да күбрәк тотылачак. Кайберәүләр өстәмә азык бирергә дә өлгерде. Минем үземнең өстәмә ашатулар биргәнем юк, үзләре җыйган балны кышка да, язга да җитәрлек итеп калдырам. Бал корты балны үзенә дип җыя бит инде.
Алар арасында югары күрсәткечләргә ирешкән “Ашыт” хуҗалыгы сыер савучылары Гөлнәзирә Әхмәдуллина, Рөстәм Әхмәдуллин ветеринария фельдшеры Марсель Фәттахов, “Северный” ширкәте сыер савучылары Рафаэль Мәгъсүмов, Зөлфия Әсәдуллина, терлекче Рөстәм Хәмитов та бар. Алдынгыларга район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
90 еллык гомере дәверендә нинди генә авырлыклар кичермәгән, әмма аның бүгенге көне бәхетле. Хәзерге рәхәт тормышына сөенә Надирә апа, әмма үткәннәрен дә оныта алмый.
Матур әби. Аннан нур бөркелә, яктылып сирпелеп тора. Ак әби. Ул бу йортның, нигезнең байлыгы. Кышкарда яшәүче Надирә апа Җәләлетдинова белән очрашу күңелдә шундый хисләр калдырды.
Балачагы авыр сугыш елларына туры килә аның. Ул вакытны искә алып сөйлисе дә килмәде Надирә апаның. Шулай да күңелгә сеңеп калган кайбер мизгелләрне телгә алмый булдыра алмады.
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Сеҗе авыл җирлегендә тыл ветераннарына медальләр тапшырдылар.
Өйләренә барып. Курса-Почмак мәктәбе укучылары белән. Илназ Абзалов талгын гына гармунда уйнады, Сөмбел Шиһапова шигырь сөйләде. “Өч баламны очар кош итеп...” Бу шигырьне сөйләгәндә Курса-Почмакта яшәүче Наҗия апа Рамазанованың күзләре яшьләнде. “Ике улым фаҗигале вафат булды. Йөрәк җәрәхәте”, – диде ул.
– Әти 1890 елгы иде. Сентябрьдә сугышка алдылар. Ат белән алып киттеләр. Үзебез бәрәңге алабыз, үзебез әтине көтәбез. Зур-зур бәрәңгеләр чыкса, аңа күрсәтәбез, имеш. Тик ул кайтмады. Суслонгерга озатканнары турында ишеттек. Әни янына барып та кайтты әле. Сөйләшә алмаган, стройда вакытта бер бөтен ипине генә кулына тоттыра алган. Аннан сугышка киткән. Башта хатлары еш килде. Бераз туктап торды. Бер хатын җырлар белән язган иде. “Җир җиләге пешкән чакта, балаларым җыегыз, әтием исән кайтсын диеп, хәер-дога кылыгыз”. Бу юллар әле дә истә. 1945 елда исән-сау кайтты ул. “Өч кеше ашап утырганда янга гына снаряд кыйпылчыгы төште. Икебез үлде, мин исән калдым. Ураза тоттым. Бәлки, шул ярдәм иткәндер”, – диде.
11 мартта Арча Мәдәният йортында ветераннар арасында VI республика “Балкыш” үзешчән башкаручылар фестиваленең зона туры узды
Чара ТАССРның 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган иде.
Күрше-тирә районда яшәүче өлкән яшьтәге талант ияләре катнашкан бәйгедә, елдагыча, арчалар матур чыгышларын тәкъдим итте. Репертуарларда ретро, халык җырлары да, Бөек Җиңү авазлары да бар иде. Райондашларыбыз Халидә Газизова, “Арча таңнары”, “Яшь йөрәкләр”, “Рус җыры” халык вокаль ансамбльләре, Булат Галиев, Фәрхат Зыятов, Венера Бариева, Вагыйз һәм Васил Әһлиуллиннарның чыгышлары мәртәбәле шәхесләрдән торган жюрины гына сокландырып калмыйча, тамашачыларга да рухи азык бүләк итте.